Рөстәм Миңнеханов Россиядә льготалы ипотека программасын 2024 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте

17.02.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә узды. Чарада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр тирәлеге комиссиясен җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Россиянең төзелеш тармагы һәм ТКХ үсеше стратегиясе проекты җентекләп каралды. Барлык төбәкләр дә бу эштә катнаштылар һәм үз тәкъдимнәрен юлладылар, аларның төп өлеше аны эшләп бетергәндә исәпкә алынды. Тулаем алганда, Стратегия проекты хуплана һәм РФ Дәүләт Советы Президиумына карауга тәкъдим ителә.

"Алга таба ил Президенты Стратегиядә куйган максатка - 2030 елга ел саен 120 млн кв. метр торакны сафка кертү максатына ирешү өчен кайбер мәсьәләләргә басым ясарга кирәк. Шуларның берсе - яңа торакка ихтыяҗны тәэмин итү. Стратегиядә бу мәсьәлә буенча төп чараларның берсе - льготалы ипотека программасы, ул гражданнарның аерым категорияләренә генә кагылачак. Шул ук вакытта Стратегия проектында торакка ихтыяҗны стимуллаштыруның башка реаль инструментлары әлегә каралмаган. Шуның белән бәйле рәвештә, программаның гамәлдә булуын 2024 елга кадәр, барлык категория гражданнар өчен, еллык 7% күләмендә процент ставкасын саклап калып, озайтырга, шулай ук кредит суммасын 3 тән 6 млн сумга кадәр арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.  Моннан тыш, льготалы ипотека программасына шәхси торак сатып алуны да кертергә тәкъдим итәбез. Бу да беренчел базарда бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәсьәләләре буенча Дәүләт Советы комиссиясе эшенең нәтиҗәлелеге турында белдерде. "2019 елда Россия Президенты тарафыннан хупланган карарлар уңай нәтиҗәләр бирде. Әмма бүген безнең алда яңа чакырулар тора. Без төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясен җентекләп өйрәндек, барлык төбәкләрнең тәкъдимнәре исәпкә алынды. Иң мөһиме - әлеге стратегиядә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә зур блок бирелгән. Бу бик авыр һәм кирәкле тема. Хөкүмәт белән тулысынча ризалык бар, Парламент безне хуплый. Ил Президенты безнең инициативаларны хуплар һәм яхшы уртак эш булыр дип ышанабыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.