Татарстан Арбитраж суды икътисадый мөнәсәбәтләрдә катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча зур эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2021 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
ТР Арбитраж суды Рәисе Максим Боровков хәбәр иткәнчә, хисап елында судка 32 мең 450 гариза кергән. Бу 2020 елга караганда 2 мең 253 гаризага (7%ка) күбрәк, әмма 2019 елга караганда 4113 гаризага (6%ка) азрак.
Тикшерелгән эшләр саны 28 мең 403 тәшкил иткщн. Әйтик, 2019 елда 32 мең 343 эш каралган булса, 2020 елда – 25 мең 742. 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 2661 эш тәшкил иткән – якынча 10%.
Каралган эшләрнең җитди үсешен түбәндәге категорияләр күрсәтте: интеллектуаль милекне яклауга бәйле эшләр; арадашчы килешүләреннән килеп чыга торган эшләр; административ җаваплылыкка тарту турында административ органнар карарларына дәгъва белдерү турындагы эшләр; электр белән тәэмин итү шартнамәсеннән килеп чыга торган эшләр; милек хокукларын яклауга бәйле эшләр.
2021 елда ТР Арбитраж судына гражданнарның бөлгенлеккә төшүе (банкротлыгы) турында 5,7 мең гариза кергән. 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 50% тәшкил иткщн.
Судтагы эшләр саны аена 124 эшкә кадәргә арткан. 2019 елда әлеге күрсәткеч – 101, 2020 елда 98 булган.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, узган ел республика социаль-икътисадый үсешнең югары күрсәткечләрен саклап калды. Барлык социаль йөкләмәләр дә тулы күләмдә үтәлгән, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Ил җитәкчелеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында зур ярдәм күрсәтә.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гаризалар санының артуына игътибар итте. «Мондый категорияләрне караганда гавами органнар һәм шәхси затларның мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү – катлаулы, әмма кирәкле бурыч», - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, банкротлык процедурасын дәүләт һәм кредиторлар алдында бурычлы затның бурычларын максималь рәвештә үтәү өчен үткәрергә кирәк. «Республика Хөкүмәтенә шулай ук бөлгенлеккә төшүнең сәбәбенә бәйле мәсьәләләргә тирәнрәк игътибар итәргә кирәк. Бу һәрвакытта да бер эшкуарның гаебе түгел, монда без дә эшләп бетермибез дип уйлыйм», - дип саный ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, эшкуарлык эшчәнлеге һәрвакыт бәхәсләр килеп чыгу куркынычы белән бәйле. Шуңа күрә эшкуарларның үз хокукларын судта яклау механизмының нәтиҗәлелегенә ышанулары зур әһәмияткә ия. Бу бары тик судьялар корпусының югары профессионализмы, законлы һәм нигезле карарлар белән генә тәэмин ителергә мөмкин.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эшкә цифрлы технологияләрне активрак кертергә өндәде. Әйтик, агымдагы елдан башлап суд утырышларында катнашу ысуллары веб-конференция системасын кулланып тулыландырылган. Моннан тыш, документларны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирү мөмкинлеге дә бирелә. Татарстан Президенты фикеренчә, бу суд системасының үтемлелеген һәм ачыклыгын арттырырга, суд эшчәнлеге процессын тизләтергә һәм суд аппаратына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.