Россия транспорты министры урынбасары Андрей Недосеков: “Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге проектына каралган инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 12 млрд. сум тәшкил итәчәк”

22.08.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәген төзү турындагы мәсьәлә буенча киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров үткәрде.
Проект турында фикер алышу өчен, Казанга эш визиты белән Россия транспорты министры урынбасары Андрей Недосеков килде.
Шуны да искәртик: Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге төзелеше проекты буенча эш 2006 елда башланып киткән иде. Проект “2006-2010 елларга Россия транспорты системасының үсеше” дигән Федераль максатчан программага кертелгән иде, шулай ук ул “2010-2015 елларга Россия транспорты системасының үсеше” Федераль максатчан программасына да керде.
Проектны гамәлгә ашыру хосусый-дәүләт партнерлыгы шартларында алып барылачак.
Проект буенча инвестицияләрнең дәлилле эшләнешен “Казан ГипроНИИавиапром” ЯАҖ (заказ бирүче – Россия Федерациясе транспорт министрлыгы) үткәрде. Проект буенча инвестицияләрнең дәлилләнүе турындагы дәүләт заказын үтәүгә контракт 2007 елның декабрендә төзелде, эш 2008 елның 30 нчы маенда төгәлләнде.
Кергән акчаларның гомуми күләме якынча 12 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуларның якынча 5,6 млрд. сумы – федераль үзәк акчалары, 1,2 млрд. сумы - республика бюджеты акчалары һәм якынча 5 млрд. сумы – хосусый инвестицияләр.
Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге Түбән Вязовые авылында (Татарстанның Яшел Үзән районы), Юдино станциясеннән һәм Зөядән ерак булмаган М 7 федераль трассасыннан 8 км дагы 1342 га мәйданда урнашачак.
Проект буенча беренче этапта ук Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге 890 мең тонна контейнерлар эшкәртүне тәэмин итәчәк.
Россия транспорты министры урынбасары Андрей Недосеков киңәшмә беткәннән соң журналистларга Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге төзелеше өчен сайланган территория, транспорт агымнары киселешендә урнашкан булганга күрә, гамәли яктан идеаль булуын хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, инвестицияләрне дәлилләү буенча барлык документлар сентябрьгә әзер булачак.
“Без Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән ике-өч ай дәвамында үзара вазыйфалар турындагы Меморандумга кул кую турында сөйләштек. Анда бу проектта катнашучы һәр якның бурычларын билгеләячәкбез”, - диде Андрей Недосеков. – Бүгенгә төбәкара мультимодаль логистик үзәкнең бәясе 12 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шуларның 5,6 млрд. сумын 2010-2015 елларга булган федераль бюджеттан бүлеп бирү каралган. Шуңа яраклаштырып, акчаларның бер өлешен Татарстан бюджеты бүлеп бирәчәк, бер өлеше бизнес-структура ярдәмендә кертеләчәк. Без инде беләбез: республикада хосусый инвесторлар белән эш көйләнгән, һәм шуңа күрә республика да, федераль үзәк тә бу проектта алар белән эшләячәк партнерларны нәкъ менә Татарстан билгеләячәк”.
“Төзелеш өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләсе (дәүләт милкендә булган җир кишәрлекләрен билгеләү һәм бәяләү) документаль яктан әлегә хәл ителмәгән”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, ләкин “барлык принципиаль җаваплар табылды һәм хәзер документларны формалаштыру процессы бара”.
“Инвестицияләрнең чыгымын кайтару вакыты 8-10 ел тәшкил итәчәк”, - дип белдерде Андрей Недосеков. Ул бу төрдәге проектларга дәүләт инвестицияләренең хакы озаграк – 8 елда, хосусый инвестицияләрнең - якынча 5-6 елда кайтарылуына ачыклык кертте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте