Бүген ТР Кама Тамагы районының Сүкәй авылында гипс нигезендә төзелеш материалларын җитештерүче яңа завод ачылды Предприятиене эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Яңа заводны 4 ел дәвамында "Фоника" компаниясе төзеде, предприятиене ачып җибәрү өчен инвестицияләр 5 млрд сум тәшкил иттеләр - үз акчалары һәм "Сбербанк" кредиты. Проектның файда китерә башлау срогы - 4,5 ел. Ул Татарстанда иң эре тулы цикллы гипс төзү материалларын җитештерүче завод.
Гипс руднигы территориясендә гипс чыгару буенча җир асты руднигыннан, известь карьерыннан, газопоршеньле энергетика станциясеннән, коры төзелеш катышмалары һәм гипсокартон чыгару буенча җитештерү линияләреннән торган комплекс төзелде, ә 2013 елның 3 кварталында пазлы-тешле плиталар җитештерү буенча линияләрне җибәрү планлаштырыла. Линияләр заманча чит ил җайланмалары белән җиһазландырылган, заводта 450 эш урыны булдырылган.
Предприятиенең еллык җитештерү көче елга 120 мең тонна коры төзелеш катышмалары, 15 млн квадрат метр гипсокартон һәм 300 мең квадрат метр пазлы-тешле плиталар җитештерүне тәшкил итә. Компания мондый күләм белән 2015 елга Россия базарының 5 %ын алырга планлаштырыла. Продукция "Асколит" сәүдә маркасы исемендә сатылачак.
Тантанада катнашучыларны сәламләү сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиене эшләтеп җибәрүне федераль масштабтагы вакыйга дип атады. "Картада гипс җитештерүче заманча завод барлыкка килде, биредә тулы цикл оештырылган - чыгару да, җитештерү дә, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Әлегә предприятие бәясе 5 млрд сум тәшкил итә, әмма мин аның киләчәк үсешенә ышанам".
Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районы инвестицияләрдә мохтаҗ булганын һәм алар яңа предприятие аша килгәнен билгеләп үтте. "Биредә 450 эш урыны булдырылган, торак поселогы төзелгән. Мин бу инвестицияләр грамоталы һәм дөрес икәненә ышанам", - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Ул тантанада катншучыларны Сабантуй бәйрәме белән котлады һәм предприятие хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. "Фоника" предприятиесенең Директорлар советы рәисе Александр Забарскийны Татарстан Президенты "Фидәкарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.
Александр Забарский үз чиратында Рөстәм Миңнехановка проектны гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Болар барысы да дәүләт һәм бизнесның бердәм эше аркасында гамәлгә ашырылды" - дип әйтте А.Забарский.
Тантанадан соң кунаклар өчен предприятие буенча экскурсия уздырдылар.