Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика»АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән киңәшмәдә катнашты

15.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖдә булды, анда ул авиатармакны алга таба үстерү буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә «Туполев» ГАҖ, «ОАК» ГАҖ, «Технодинамика» АҖ җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 2021 елның сентябреннән «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән