2022 елда татарстанлыларга социаль ярдәм чараларына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 24,7 млрд. сум каралган. Бу узган елдагыдан 2 миллиардка диярлек күбрәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Федераль бюджет акчалары – 10,6 млрд.сум, ә региональ бюджет акчалары-14 млрд. сум. Ел саен социаль ярдәм чараларына бирелә торган акчалар күләме арта. Бүгенге көндә республикада 1,4 миллионнан артык кеше төрле түләүләрдән файдалана. Социаль ярдәм чараларының 81% ы адреслы бирелә. Түләүләр гражданнарның керемнәрен һәм мөлкәтен исәпкә алып бирелә. Әле 2015 елда түләүләр алучыларның 27% ы адреслы ярдәм алган ягъни һәр өченчесе. Бүген төп басымны без адреслылыкка ясыйбыз: чыннан да шуңа мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтелә», – диде министр.
Акчаларның төп суммасы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә. Республикада 250 меңнән артык кеше ярлылык чигендә яши, шуларның 72% – балалары булган гаиләләр. Быел мондый гаиләләргә ярдәм итүгә 11,6 млрд. сум каралган. Шул ук вакытта федераль бюджет акчалары – 6,9 млрд.сум, ә республика бюджеты акчалары - 4,7 млрд. сум.
Спикер билгеләп үткәнчә, 2022 елда мохтаҗ йөкле хатын-кызлар һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларның ялгыз әти-әнисе арттырылган күләмдә акча ала башлаячак.
Әгәр аның кереме яшәү минимумы күләменнән артмаса, баланың ялгыз ата-анасы пособие алырга хокуклы. 2022 елда айлык пособие күләме 5216 сум яки балага яшәү минимумы күләменнән 50% тәшкил итәчәк.
Түләү күләме 2022 елда бала өчен яшәү минимумы һәм эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә үзгәрде.
Шулай ук Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, социаль ярдәм чаралары ярдәмендә ун ел эчендә Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр диярлек арткан. «Балалы гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү Татарстанда демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Туучылар саны турында сөйләсәк, без икенче балалар туу саны буенча калышмыйбыз, өченче һәм аннан соңгы балалар саны буенча үсәбез. Бездә күп балалы гаиләләр саны арта. 2012 елда республикада 24,8 мең күп балалы гаилә булса, 10 ел эчендә аларның саны ике тапкырга диярлек артты. Бүген республикада 40,5 мең күп балалы гаилә бар. Шул ук вакытта республикада аз керемле гаиләләр файдасына түләүләр соңгы роль уйнамый», – диде ул.
Күп балалы гаиләләр өч яшькә кадәрге балаларга даруларга 10 мең сум күләмендә сертификатлар ала. Бала туганда аларга 9 мең сумга якын бәягә бүләк комплектлары бирелә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчасы өчен 100% компенсация ала. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр яшәү минимумы һәм кереме арасындагы аерма күләмендә ай саен бирелә торган пособиедән файдалана.