Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы Советы утырышында: Шәһәр һәм район үсешенең комплекслы планы булырга тиеш

14.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы утырышында катнашты.

Утырыш Түбән Кама муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланган.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Советның йомгаклау сессиясе барышында төп нотык белән Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгыш ясады.

Утырыш барышы онлайн режимда Интернет челтәрендә трансляцияләнде (Түбән Кама муниципаль районы сайтының төп битендәге сылтама буенча).

2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин, Кама Аланы ш.т.б. башлыгы Ринат Сәлахетдинов, «Келәм» яшьләр үзәге директоры, Түбән Кама шәһәр Советы депутаты Алия Миңнуллина хәбәр иттеләр. Соңгысы, аерым алганда, районда заманча яшьләр үзәге булмау һәм Түбән Камадан талантлы яшьләр китү мәсьәләсен күтәрде.

Депутатлар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республиканың күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Әлмәттә, Чаллыда да, яшь кадрлар китү күзәтелә. «Җитди карарлар кабул итәргә кирәк, бу эш комплекслы якын килүне таләп итә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген яшьләр өчен иң беренче чиратта яхшы уку йортлары, яхшы перспективалар, яшәү, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар мөһим.

Яшьләр үзәге белән генә талантлы яшьләр китү мәсьәләсен хәл итеп булмый, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Советның йомгаклау сессиясе башланганчы Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. «Шәһәр һәм район үсешенең комплекслы планы булырга тиеш дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул «Станция» яңа яшьләр үзәге һәм Түбән Камада яшьләр өчен пространство төзү кирәклеге турындагы үтенечне ишетүен ассызыклады. «Мин Сезне ишеттем, коллегаларыгызга бу проблема турында фикер алышканыбызны җиткерә аласыз, - диде ул, «Келәм» яшьләр үзәге директоры Алия Миңнуллинага мөрәҗәгать итеп. - Яшьләр эшләре министры безнең монда, Сезнең үтенечегез буенча карар табарга тырышырбыз».

«Сезнең шәһәрдән китәчәкләр, чөнки сезнең талантлы кешеләр күп һәм аларга үсәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Моңа нормаль карарга кирәк. Бу – сезнең конкурентлы өстенлек».

Татарстан Президенты кыскача гына төбәк 2021 елны төгәлләгән төп күрсәткечләрне атады. Аның сүзләренә караганда, ел республика икътисадының күпчелек тармаклары өчен уңышлы булды.

Татарстан Россия төбәкләре арасында ваклап сату әйләнеше буенча – 7 нче урында, тулаем төбәк продукты күләме һәм төп капиталга инвестицияләр буенча – 6 нчы урында, 4 трлн сумнан артык күләмдәге төяп җибәрелгән продукция күләме буенча – 5 нче урында. Авыл хуҗалыгы өчен авыр ел булуга карамастан, Татарстан җитештерелгән продукция күләме буенча 7 нче урынны алды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гражданнар кеременең төп чыганагы – аларның хезмәт хакы, аны лаеклы дәрәҗәдә тәэмин итәргә кирәк. Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында 2 нче урында тора. Үсеш алган шәһәр мохите, экология һәм гражданнар керемнәре – игътибар таләп итә торган мәсьәләләр, диде Рөстәм Миңнеханов, ул илдә ярлылык дәрәҗәсен киметү – төп бурычларның берсе, дип искәртте. Әйтик, узган елның 11 аенда Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 43 мең сумнан артып киткән, ә Түбән Кама районында – 56 мең сумнан артык, бу республика буенча 3 нче урын. Әмма районда хезмәт хакының югары дәрәҗәсе алдынгы предприятиеләр хисабына формалаша. Узган елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча районның 60 предприятиесе хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләгән, ә бу 12 792 сум, моннан тыш, 12 меңгә якын Түбән Камалының айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм бу проблеманы өйрәнергә кушты.

Киләсе мөһим тема – демография. Демография мәсьәләләре бүген ил буенча, шулай ук Татарстанда һәм аның районнарында актуаль. Халык санын тотрыклы үстерүне тәэмин итү өчен яшьләрне районда калдыру, эш урыннарының җәлеп итүчәнлеген арттыру, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә - ТОСЭРга резидентлар җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Аның сүзләренә караганда, пландагы саннар әлегә тулысынча тормышка ашырылмаган, әмма «Түбән Кама» сәнәгать паркы проекты бар, ул инде тулы, алга таба планнар бар. Әмма Кама Аланы буенча җитди мәсьәлә тора – һәм анда җитди производстволарны җәлеп итү мөһим. «Анда 15 мең кеше яши. Уңайлы яшәү мөмкинлеге бар. Әгәр без яхшы резидент тапсак, Бу Кама Аланы өчен ярдәм булыр иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, утырыш барышында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр иткәнчә, быел Түбән Кама ТОСЭРның яңа резидентларын җәлеп итәргә планлаштыра. «Без 7 яңа резидент җәлеп итәргә һәм сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итәргә планлаштырабыз. Бу - «Түбән Кама» паркының һәм ЗКПД индустриаль паркының өченче чираты», - диде Рамил Муллин.

Тулаем алганда, бүген Түбән Кама ТОСЭРда – 21 резидент, 2021 елда инвестицияләр күләме 5,2 млрд. сум тәшкил итте, 861 эш урыны булдырылды, планлаштырылган инвестицияләр күләме – 7,5 млрд.сум, шулай ук 3 мең эш урыны булдыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук юл төзелеше өлкәсендәге төп проектларны билгеләде (исегезгә төшерәбез, узган елда республикада юл эшләре күләме 97 млрд сумнан артып киткән). Түбән Кама районы турында сөйләгәндә, ул искәрткәнчә, бу, барыннан да элек, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында М-7 «Волга» автомобиль юлы төзелеше проекты. Аны гамәлгә кертү шәһәрнең транспорт үтемлелеген һәм җәлеп итүчәнлеген сизелерлек яхшыртачак. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «бу Кама кластерын үстерү өчен мөмкинлек бирәчәк». Ул аерым ассызыклаганча, проект якындагы 3 елда гамәлгә ашырылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, ТКХ тармагына да үзгәрешләр таләп иелтә. Шулай итеп, быелгы карлы кышын исәпкә алып, халыктан урамнарны һәм юлларны кардан чистартуның сыйфатына карата шелтәләр күп.

Татарстан Президенты шулай ук районда мәгариф системасының торышына бәя бирде, экология мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирелүен, башка актуаль темаларны шәрехләде.

Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы утырышы Түбән Кама муниципаль районының иң яхшы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.