Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада КФҮнең яңа филиалында булды

14.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советының Түбән Кама муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турындагы утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Роберт Муллин һәм башка рәсми затлар озатуында берничә объектта булды.

Аерым алганда, ул «Минем документлар» КФҮнең яңа филиалы эше һәм халыкка хезмәт күрсәтү белән танышты. Рөстәм Миңнеханов филиалга беренче килүчеләрнең берсе булды. Кабул итүгә шулай ук алдан ук хезмәт күрсәтүләрне сорап язылучылар да килде.

КФҮнең бу бүлеге яңа сәүдә үзәге территориясендә ачылды – дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең уңайлылыгы һәм һәркем өчен мөмкин булуы максат иде. Объект шәһәрнең яңа торак микрорайоннары янында урнашкан, анда 50 меңнән артык кеше яши.

Ремонт эшләре башкарылган, офис гражданнарны кабул итү өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган. Халыкка хезмәт күрсәтү өчен 11 тәрәзә каралган, анда бизнес өчен дә, физик затлар өчен дә 263 хезмәт күрсәтеләчәк.

КФҮ эше һәм хезмәт күрсәтү сервисы турында Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин җентекләп сөйләделәр.

Әйтик, якынча исәпләүләр буенча, бу филиал көненә 200 кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Көтү залы, консультант өстәле, 1 электрон чират терминалы, 1 терминал – «Электрон Татарстан» (инфомат), кабул итү тәрәзәләрендә 11 pos-терминал (кулдагы һәм акчасыз түләү өчен), гражданнарның федераль һәм төбәк хезмәт күрсәтү порталларына керү өчен 2 кунак компьютеры, машина йөртүче таныклыгы (ЮХИДИ хезмәте буенча кабул итү буенча) һәм паспорт өчен фотога төшерү фотокабинеты, шулай ук балалар почмагы каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.