Рөстәм Миңнеханов гражданнарның җылылык өчен югары счетлар турындагы шикаятьләренә оператив реакция белдерергә кушты

12.02.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен счетларның артуы уңаеннан гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне ачыкларга кушты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә гыйнвар ае өчен счетларның артуы турында бик күп мәкаләләр һәм хәбәрләр пәйда булды. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр халкы, бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр ягыннан канәгатьсезлек күп.

«Без бу хәлгә тәэсир итәргә тиеш. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җирле администрацияләргә, идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән бергә, һәр очракны ачыкларга кирәк. Халык арасында ниндидер хаталар булса – тиз арада җавап бирергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, җылылык өчен счет артуның сәбәбе – температураның түбәнәюе, тарифлар элеккечә кала. «Бу хакта кешеләргә сөйләргә, барысын да җентекләп аңлатырга кирәк. Әлеге теманы контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.