Татарстанда бүгенге көндә 407 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 15%ын тәшкил итә. Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча: февраль уртасына ул 47%ка үтәлгән - 70 мең кв. метр тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, файдалануга тапшырылган торак күләменең яртысыннан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә. 1694 йорт тапшырылган - планның 14%ы диярлек. Бер ел эчендә ИЖС линиясе буенча ким дигәндә 12 мең 454 йорт төзергә кирәк булачак.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча план 12%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 108,4 мең кв. м булган 27 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эш алып барыла. Быел 4 программа буенча торак алучылар исемлегенә 677 гаилә кертелгән, шуларның 600е – ятим балалар. "Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" программасы буенча 22 гаилә торак алырга тиеш. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 50 торак алучы кертелгән. 2022 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча 5 кеше тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында аерым мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә аларга 12 федераль проект буенча 105 төзелеш һәм ремонт объекты кертелгән. Юнәлеш федераль министрлыклары һәм ведомстволары белән килешүләр төзелгән инде.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты паспортына 37 объект кертелгән.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча 27 җәмәгать киңлеген яңартырга кирәк. Тагын 6 территория, «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» конкурсында җиңеп, төзекләндереләчәк.
«Чиста су» федераль проекты буенча агымдагы елда Нурлат шәһәре өчен су алу ноктасы булган су белән тәэмин итү системасын төзү планлаштырыла.
«Экология» илкүләм проекты буенча «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында ләм кырларын рекультивацияләү һәм Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча контракт гыйнвар аенда төзелгән, төзү-монтаж эшләре 27%ка башкарылган. Күчмә объект - Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре дәвам итә, ул «Чиста ил» федераль проекты буенча тормышка ашырыла.
«Мәгариф» илкүләм проекты белән «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзү һәм республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә 2 спорт залын капиталь ремонтлау каралган. Алар «Һәр баланың уңышы» федераль проектына кертелгән.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм аңа керүче «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында эшләр ике юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе – 29 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше. Икенчесе – үзәк район хастаханәсенең 20 бинасын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү.
«Демография» илкүләм проекты буенча 2022-2023 еллар дәвамында бер объект – Казан шәһәрендә балалар бакчасы төзеләчәк.
«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй тауэр» объекты янындагы территорияне төзекләндерү планлаштырыла.
Моннан тыш, республиканың Төзелеш министрлыгы катнашында 2022 елда 5 дәүләт программасы гамәлгә ашырылырга тиеш, аларда барлыгы 102 объект керә. Иң күп эш «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында башкарылачак - бер ел эчендә 66 гомуми белем бирү оешмасында капиталь ремонт үткәрергә кирәк.
«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» программасы кысаларында Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итәчәк.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чаралар исемлегенә 16 объект буенча эшләр кертелгән. Бу – инженерлык челтәрләренең 5 объектын модернизацияләү, 3 мәгариф объектын төзү һәм бер авыл мәдәният йортын ремонтлау, комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү.
«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту эшләрен үз эченә ала. Эшләрнең әзерлек этабы агымдагы елның апреленә билгеләнгән. Шулай ук сулыкларда 14 гидротехник корылманы ремонтлау планлаштырылган.
«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» программасы буенча республикада 4 хәрби каберлекне торгызырга кирәк.
Аннары министр хезмәтне саклау өлкәсендәге чаралар турында сөйләде. Бу эш өзлексез режимда алып барыла. Ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданнарында 39 тикшерү үткәргән, Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 143 тикшерү үткәргән. ДТТИ үз мәйданнарында 286 контроль-күзәтчелек чарасы оештырган. Ачыкланган җитешсезлекләр оператив рәвештә бетерелә: ел башыннан төзелеш мәйданнарында ачыкланган 68 хокук бозу очрагының 58е бетерелгән.