Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» җитештерү комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
«КАМАЗ» ГАҖ Россия территориясендә һәм чит илләрдә 100дән артык компанияне берләштерә. Төп продукциясе – йөк автомобильләре, махсуслаштырылган техника, автобуслар, тагылма техника. Җитештерү егәрлекләре – елына 71 мең автомобиль. 2021 елда заводта 44,1 мең йөк машинасы җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. 2021 елның 11 аенда «КАМАЗ» 5,5 мең автомобиль экспортлаган. 2021 елда төп сату базарлары – Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан.
Казахстан Президенты йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты – автотехника һәм автокомпонентлар эшләп чыгару, җыюдан алып әзер продукцияне сатуга һәм сервис хезмәте күрсәтүгә кадәр. Касыйм Җомарт Токаев двигательләр заводында, кабиналар каркаслары заводында һәм автомобиль заводында булды.
Моннан тыш, Казахстан Президенты «КАМАЗ» Россия-Казахстан уртак предприятиесе белгечләре белән очрашты. Шулай ук Касыйм Җомарт Токаев Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады, анда Зеленодольск суднолар төзү заводы, Казан вертолетлар заводы, КМПО, Алабуга автомобиль заводы, «Соллерс Форд», «Аурус», «Химград» технополисы, «Иннополис» инновацион үзәге һәм башкалар катнашты.
Казахстан Республикасы базары – «КАМАЗ» өчен иң мөһим экспорт базарларының берсе. 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Казахстанда яңа йөк автомобильләре базарында «КАМАЗ» өлеше 42% тәшкил иткән (1068 берәмлек). Казахстан Республикасында «КАМАЗ» җитештерү-сервис челтәре җыю заводын (автобуслар һәм йөк автомобильләре җыю буенча махсуслашкан «Казахстан-Инжиниринг» уртак предприятиесе), сәүдә компаниясен, 18 сервис үзәген һәм автомобиль һәм запчастьләр буенча 28 дилерны үз эченә ала. Соңгы өч елда махсус техника җитештерү буенча ике монтаж үзәге модернизацияләнгән. Планда – Костанайда һәм Атырауда ике сервис үзәге төзү.
Бүген «КАМАЗ» Казахстанда берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Бу – Костанай шәһәренең индустриаль зонасында чуен кою буенча «KamLitKZ» заводы төзелеше. Биредә төзелеш эшләре дәвам итә. Серияле җитештерүне 2024 елның икенче яртыеллыгында башлап җибәрергә планлаштыралар. Шул ук индустриаль зонада күперләр җитештерү буенча завод төзелеше бара. Шулай ук компания күперләрнең балкаларын җитештерүне арттыру өстендә эшли. Казахстанда «КАМАЗ» куллана торган барлык двигательләр өчен цилиндр блоклары җитештереләчәк. Шулай итеп, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек сәүдә белән генә чикләнми. Үзара мөнәсәбәтләр принципиаль яңа дәрәҗәгә – җитештерү кооперациясен үстерүгә кадәр чыкты