Бүген Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев Түбән Кама шәһәрендәге «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов белән бергә, Казахстан Президенты предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм төп җитештерү куәтләрен карады. «ТАНЕКО» – «Татнефть»" компаниясенең төп нефть эшкәртү активы. Проектны гамәлгә ашыру 2005 елда башланды, беренче продукция 2010 елда алынды. «ТАНЕКО»да нефть чималын эшкәртү күләме 2021 елда 12,5 млн. тонна тәшкил итте, эшкәртү тирәнлеге – 99%, асык нефть продуктлары чыгуы – 85%.
Аннары Касыйм Җомарт Токаев операция үзәгендә булды, анда ул җитештерелә торган продукциянең төп юнәлешләре белән танышты. Бүген комплекс территориясендә 30 төр продукция чыгара торган 28 җитештерү җайланмасы эшли, шул исәптән «Евро-6» стандартына туры килгән автомобиль бензиннары, дизель ягулыгы, авиация керосины, суднолар ягулыгы, база майлары һәм майлау материаллары.
Шулай ук Казахстан Президентына «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенең башка юнәлешләре, аерым алганда, автомобиль шиннары җитештерү турында сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан «Татнефть» Казахстан Республикасында (Сарань шәһәре) шиннар җитештерүне булдыру буенча масштаблы проектны гамәлгә ашыра. Яңа заводта елына 3 млн. җиңел һәм җиңел йөк машиналары шиннары һәм 500 мең йөк машиналары шиннары чыгару планлаштырыла. 2022 ел ахырына аны эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда 1,1 меңнән артык эш урыны булдырылачак. Бүген Касыйм Җомарт Токаев Түбән Камада эшләп килүче шиннар җитештерүендә белем алучы яңа предприятиенең булачак хезмәткәрләре белән дә очрашты.