Татарстан Спорт министрлыгы башлыгы республикада эре спорт чараларын үткәрү планнары турында сөйләде

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг кысаларында Татарстан спорт министры Владимир Леонов республикада планлаштырылган эре спорт чаралары турында сөйләде.

Август аенда Казанда юниорлар арасында йөзү буенча FINA дөнья беренчелеге узачак. Анда 120 илдән 850 гә якын спортчы киләчәк. «Бөтен дөньядан килгән юниорлар, дөнья йөзүенең киләчәге безгә Татарстанга киләчәк. Бу бик зур ярыш булачак. Без бу турнирга керештек, чөнки өч елдан нәкъ менә шушы спортчыларның 2025 елга Казанда планлаштырылган йөзү буенча дөнья чемпионатына үз җыелма командалары составында килә алуын аңлыйбыз», - дип билгеләп үтте министр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы спорт министры искәрткәнчә, быел Казанда синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этапларын, шулай ук кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын (ул декабрь аена билгеләнгән) үткәрү планлаштырыла.

14 июльдән 18 июльгә кадәр Казанның «Урам» экстрим-паркында Urban Games Бөтенроссия урам уеннары узачак. Аңа бөтен илдән 1 меңгә якын спортчы килер дип көтелә. Ярышлар спортның алты төре буенча узачак: баскетбол 3×3, велосипед спорты (ВМХ-фристайл-парк, BMX-ритм-трек, BMX-фристайл-флэт), роллер спорты (скейт-кросс, ролик тимераякларында, фристайл-слаломда биеклеккә сикерү), скейтбординг (урам, парк), бию спорты (брейкинг) һәм һава-көч атлетикасы (воркаут). Шулай ук Казан экстрим-паркы базасында Халыкара урам уеннары уздыру турында сөйләшүләр алып барыла, диде В.Леонов.

Казанда узачак тагын бер мөһим спорт вакыйгасы - регби-7 буенча студентлар командалары арасында Дөнья кубогы. Аларда сигезәр ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнаша. Спикер хәбәр иткәнчә, Казанда регби белән шөгыльләнү өчен Россиядә иң яхшы инфраструктураларның берсе булдырылган. Дөнья кубогы 12-14 августта «Тулпар» стадионында узачак.

Шул ук вакытта Казанда көзгә планлаштырылган йөзү буенча дөнья кубогын да күчерергә мөмкинләр. Владимир Леонов сүзләренә караганда, халыкара федерация, йөзү буенча барлык ярышлар вакыты үзгәрү сәбәпле, аны күчерергә тели.

Шул ук вакытта министр 17-23 декабрьдә планлаштырылган кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатының һичшиксез узачагын ассызыклады. Анда 180 илдән 1,2 меңнән артык спортчы киләчәк. Турнирда 46 комплект медаль уйнатылачак.


"Татар-информ" МА