Рөстәм Миңнеханов Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаша

08.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Коллегия «Казан Экспо» мәйданчыгында уза һәм ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2022 елга планнарына багышланган.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар белән бергә махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары белән танышты, махсус техника үрнәкләрен карады.

Йомгаклау утырышы төзелеш тармагының узган елгы эш нәтиҗәләре буенча фильмнан башланды.

Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның видеомөрәҗәгате күрсәтелде, ул республика төзүчеләрен төзелеш тармагының 100 еллыгы белән котлады. Татарстан төзүчеләре - илдә алдынгыларның берсе, дип ассызыклады Марат Хөснуллин. Ул шулай ук искәрткәнчә, төбәктә 3 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылган - бу моңарчы күрелмәгән күләм.

Төп доклад белән ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин чыгыш ясады. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда торакны сафка кертү күләме фаразланган күрсәткечтән 12,8% ка артып, 3 млн.кв. метр тәшкил итте, бу тарихи рекорд булды.

2021 елда төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күләме 7,8% ка 416 млрд. сумга кадәр арткан, ә республиканың төзелеш комплексының 400 предприятиесе 45,3 млрд.сумлык продукция төяп җибәргән. Төзелеш комплексының салым түләүләре 29% ка - 35,1 млрд. сумга кадәр артты, салымнар буенча бурыч 438 млн.сум тәшкил итә.

Төзелеш өлкәсендә уртача хезмәт хакы узган елда 9% ка - 35 мең сумга кадәр арткан, ә тармакта эшләүчеләрнең саны 600 кешегә - 86,6 меңгә кадәр арткан.

Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев докладта район төзелеше планнары турында сөйләде.

Коллегиядә шулай ук «Суварстроит» генераль директорының сатулар һәм маркетинг буенча урынбасары Эльвира Галәветдинова чыгыш ясады.

Коллегия барышында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, дәүләт корпорациясе - ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин чыгыш ясады.

Моннан тыш, Константин Цицин бүген Алабугада гамәлгә ашырыла торган проектка 48 млн. сум түләү йөкләмәсен тапшырды.

Ул торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүне башларга тәкъдим итте. Без авария хәлендәге тораклардан күчерергә өйрәндек, без торакны капиталь ремонтларга өйрәндек, диде ул, һәм яңа проектка – торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә күчәргә вакыт, диде Константин Цицин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.