Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды. Анда ул «Наследие/Мирас/Heritage» һәм «Архфизика/Archiphysics» фәнни-белем бирү үзәкләрен карады. Аңлатмаларны КДАТУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Евгений Вдовин биреп барды.
«Мирас» архитектура реставрациясе үзәге тарихи мирас объектларын реставрацияләү һәм саклау өчен кадрлар әзерләү һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Укыту традицион һәм инновацион архитектур реставрация технологияләре буенча да, шул исәптән цифрлы методлар һәм җиһазлар кулланып та алып барыла.
Өч баскычлы киңлектә күпфункцияле зал, проект остаханәсе, реставрация буенча фәнни-методик әдәбият китапханәсе, комплекслы фәнни тикшеренүләр лабораториясе, реставрация остаханәсе урнашкан.
Комплекслы фәнни тикшеренүләр лабораториясендә Рөстәм Миңнехановка цифрлы җиһазлар: лазер 3D-сканерлау, радио һәм интернет системаларын кулланып объектларның физик халәте параметрларын онлайн күзәтү турында сөйләделәр.
Шулай ук ТР Президенты реставрация технологияләре остаханәсендә булды. Монда төрле реставрация материаллары: агач, металл, таш һ.б. белән практик эш алып барыла. Аларның бәясен киметү өчен гамәлгә яңа технологияләрне актив кертергә кирәк. Шул вакытта без күбрәк объектларны торгыза алачакбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Архитектура физикасы» үзәгендә Татарстан Президентын микроклимат һәм тышкы мохит параметрларын тикшерү белән таныштырдылар. Бу җил йөкләнеше һәм җил агымнары хәрәкәте, температура-дымлылык параметрлары, яктылык һәм инсоляция, үтә күренмәле конструкцияләрнең яктылык үткәрүчәнлеге, киртә конструкцияләренең җылылыкны саклау мөмкинлекләре. Рөстәм Миңнеханов уку классларын, архитектура физикасы лабораториясен һәм акустика лабораториясен карап чыкты.
Татарстан Президентын ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.