Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2021 елда үзен компетентлы һәм нәтиҗәле орган итеп күрсәтте

08.02.2022

2021 елда Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары гражданнардан 96 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итте. Ведомство хезмәткәрләре 10 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган һәм прокурор реакциясе чараларын күргән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Коллегия Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады - «Татарстан Республикасында законлылыкның торышы һәм прокурор күзәтчелегенең актуаль мәсьәләләре турында».

РФ Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин хәбәр иткәнчә, Татарстанда җинаятьләрне ачу буенча киметелгән күрсәткечләр теркәлә. Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткеч - 54,3%, республикада 45,6% тәшкил итә.

Николай Шишкин ТР Прокурорына өлешләп торак сатып алу, хезмәт хакы, ТКХ өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү, эшкуарлар хокукларын яклау буенча эшне көчәйтергә кушты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында билгеләп үткәнчә, ведомство хезмәткәрләре тарафыннан республика законнарын тәэмин итү һәм татарстанлыларның мөһим проблемаларын хәл итү буенча зур эш башкарылган. Алар төрле өлкәләргә кагыла иде: халыкка социаль ярдәм күрсәтүдән башлап, экологик мәсьәләләргә кадәр.

"Узган ел бездән киеренке һәм көйле эш таләп итте. Татарстан Республикасы прокуратурасы бүгенге шартларда үз алдына куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәде", - дип билгеләп үтте ул.

"Һәр очракта да диярлек берничә мәсьәлә буенча нәтиҗәле һәм законлы карар табылды, эш дәвам итә. Халыкның прокурорларга булган ышанычы югары дәрәҗәдә кала", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, гражданнарның социаль якланмаган категорияләрен: ветераннар, инвалидлар, пенсионерлар һәм балигъ булмаганнарны яклауга аерым игътибар бирелә. Аның сүзләренә караганда, прокурор ярдәме чаралары ярдәмендә республиканың уннарча мең кешесе хезмәт хакын ала, торакка булган хокукларны, дару препаратларын яки матди тәэминатны торгыза алган.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, алга таба да административ киртәләргә каршы көрәшне дәвам итү мөһим, дип билгеләп үтте.

Прокурорларның актив күзәтчелеге белән узган елның Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм Бөтенроссия халык санын алу кебек мөһим вакыйгалар да уздырылды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Кызганычка каршы, узган ел без мәгариф оешмаларының куркынычсызлык өлкәсендә җитди проблемалар тудырган фаҗигале гадәттән тыш хәл белән очраштык. Прокурор тикшерүләре бу өлкәдә йөзләгән хокук бозу очрагын ачыклаган. Бүгенге көндә без уртак көч белән аларның күбесен бетерү өчен мөмкинлекләр таптык", - дип искәртте Татарстан Президенты. Ул бу проблематиканы кулдан ычкындырмаска, җитешсезлекләрне кисәтеп ачыклауны тәэмин итәргә, шулай ук киләчәктә мондый янауларны булдырмауга юнәлдерелгән оператив җавап әзерләргә йөкләде.

"Шулай ук интернет челтәрендә хокук тәртибен тотрыксызландыруга юнәлдерелгән дөрес булмаган мәгълүматларны ачыклаганда да катгый эш итәргә кирәк. Сәнәгать производстволарында, торак биналарда, газ җиһазларын кулланганда гражданнарның иминлеге зур игътибар таләп итә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Тулаем алганда, объектив кыенлыкларга карамастан, узган ел Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзен компетентлы һәм нәтиҗәле орган итеп күрсәтте, дип йомгак ясады Татарстан Президенты һәм 2022 елда да прокурорлар куелган бурычларны үтәячәгенә ышаныч белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.