Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчы Данил Садриевны Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада уңышлы чыгышы белән котлады

07.02.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы кышкы Олимпиадада чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия җыелма командасы составында көмеш медаль яулаган спортчы Данил Садриевка котлау телеграммасы юллады.

«Кадерле Данил! Татарстан спорт сөючеләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сине 2022 елда Пекин Олимпиадасында искиткеч казанышың белән котлыйм. Синең катнашыңда яуланган Россия командасының көмеш медале – аеруча кыйммәтле, чөнки бу безнең ил тарихында трамплиннан сикерү буенча беренче олимпия медале. Гомумән алганда, шундый дәрәҗәле дөнья спорты форумында ышанычлы һәм яхшы чыгыш ясавың – Татарстан өчен зур шатлык һәм горурлык. Рух көче, зур осталык һәм җиңүгә омтылыш өчен, шулай ук үзеңнең беренче тренеры Николай Васильевич Герасимовка югары профессиональлеге һәм намуслы хезмәте өчен аерым рәхмәт сиңа. Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.