Алексей Песошин: Алабуганың уникаль тарихи-архитектура мирасы аны туристларны җәлеп итә торган үзәкләрнең берсе итә

07.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда узды һәм Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада эшләрнең торышы турында кыскача хәбәр итте.

«Икенче ел рәттән без коронавирус пандемиясе шартларында яшибез һәм эшлибез. Һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычы – COVID-19га каршы көрәш, авырулар санын киметү һәм җәмгыятьне нормаль тормыш шартларына кайтару. Пандемиягә карамастан, федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән чаралар, шулай ук сезнең актив катнашуыгыз 2021 елда социаль-икътисадый үсеш өлкәсендә, иҗтимагый-сәяси характерда масштаблы бурычларны уңышлы гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде», - диде Песошин.

Ел икътисад тармакларын үстерү өчен дә уңышлы булды. Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча республика, гадәттәгечә, илдә ваклап сату әйләнеше буенча 7 нче урында, тулаем төбәк продукты күләме һәм төп капиталга инвестицияләр буенча 6 нчы урында, төяп җибәрелгән продукция күләме һәм төзелеш буенча 5 нче урында, авыл хуҗалыгында 4 нче урында тора. Быел без икътисад үсеше темпларын кимендә 103,6% дәрәҗәсендә саклап калырга һәм беркетергә исәп тотабыз, дип белдерде Алексей Песошин.

Әлеге бурычларны тормышка ашыру кысаларында ел саен халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларына юнәлтелә торган акчалар күләме арта. Әйтик, узган ел бу максатларга республикада Хезмәт министрлыгы линиясе буенча 23 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән; Пенсия фонды аша балалы гаиләләргә 6,5 млрд. сум күләмендә түләүләр бирелгән, шул исәптән Алабуга районында яшәүчеләр агымдагы елда 647,5 млн. сумлык социаль ярдәм чаралары алган.

Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 43 394,5 сум тәшкил иткән (2021 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча). Алабуга районында уртача хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечтән югары һәм 48 991,4 сум тәшкил итә – бу муниципаль берәмлекләр арасында 6 нчы урын. Шул ук вакытта, булган мәгълүматларга караганда, Алабуганың 37 предприятиесе хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләгән.

Узган елда Татарстанга даими яшәү урынына 40 меңгә якын кеше күчеп килгән (39 993 кеше, миграцион үсеш 11 734 кеше). Кызганычка каршы, республикада туучылар саны буенча округта 1 нче урында торуына карамастан, әлегә кимү тенденциясе саклана. Узган ел 40 936 яңа туган бала теркәлгән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 1,6%ка (яки 662 сабыйга) кимрәк.

Шуның белән бергә, 10 ел эчендә балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча күрелә торган чаралар нәтиҗәсендә республикада күп балалы гаиләләр саны 1,6 тапкыр – 25 тән 40,5 мең га кадәр арткан (2021 ел ахырына). Икенче балалар туу өлеше 38% дәрәҗәсендә саклана һәм өченче һәм аннан соңгы балалар туу ел саен 2%ка арта. Алабуга районына килгәндә, биредә уңай миграцион үсеш күзәтелә – ел нәтиҗәләре буенча килгән кешеләр саны 695 кешегә артып киткән. Бу тормыш сыйфаты һәм заманча, лаеклы түләнә торган эш урыннары булу ягыннан районның игътибарны җәлеп итүе турында сөйли. Халыкның табигый үсеше күрсәткечләре буенча район 11 нче урында тора. Узган ел районда 806 бала туган.

Гражданнар тормышы һәм үз-үзеңне ачу өчен уңайлы мохит булдыру урыннарда тормыш сыйфатын алга таба күтәрүнең мөһим шарты булып тора.

2021 елда Татарстанда тормышка ашырылган 44 республика программасы, 12 федераль проект, 6 дәүләт программасы, программадан тыш һәм бюджеттан тыш чаралар нәкъ менә шушы максатларга юнәлдерелгән. Узган ел әлеге юнәлешләр буенча инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 96 млрд. 581 млн. сум тәшкил иткән. Дәүләт программалары кысаларында Алабуга районында да шактый эш башкарылган. Алабуга районы, алдынгы муниципаль берәмлекләрнең берсе буларак, Татарстан үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Шәһәр һәм районнарның социаль-икътисадый үсеше рейтингында (2021 ел өчен) Алабуга районы 11 нче урында (2020 елда – 9 нчы урын).

Район тулаем территориаль продукт күләме (6 нчы урын) һәм сәнәгать җитештерүе (5 нче урын) буенча лидерлар рәтендә. Сүз дә юк, икътисадка «Алабуга» махсус икътисадый зонасы зур өлеш кертә, ул республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә иң яхшысы дип танылды. Алабуга районы буенча төяп җибәрелгән продукциянең гомуми күләмендә аның резидентлары өлеше 66% тәшкил итә.

Алабуга районы буенча шулай ук авыл хуҗалыгы үсешендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Ел йомгаклары буенча АСКның тармак рейтингында сез республика районнары арасында 17 нче урынны яуладыгыз. Район терлекчелектәге хәлне сизелерлек яхшыртты. Әйтик, узган ел районда сөт күләме 1,5 тапкыр арткан – 20,3 мең тонна продукция җитештерелгән. Бүгенге көндә сезнең хуҗалыклар тәүлегенә 60 тоннага якын сөт савалар. Бер баш сыерга исәпләгәндә, сез республика районнары арасында (20,9 л) 7 нче урында торасыз. Алга таба үсү өчен сыерларның баш санын арттырырга кирәк, чөнки тыгызлыгы буенча сез күпләрдән берничә тапкыр артта каласыз.

Аграр тармакның мөһим юнәлеше – авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү. Кече хуҗалык рәвешләре рейтингы буенча 2021 елда район бары тик 37 нче урында гына тора. Башка районнар белән чагыштырганда, авыл эшкуарлыгын уңышлы үстерү өчен сез кайбер өстенлекләргә ия. Барыннан да элек, бу – кулланучылар базары мөмкинлеге.

Алабуга районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 2021 елда 22,4% (ТР буенча – 25,5% – тәшкил итә – бу бары тик 29 нчы урын гына. Шуның белән бергә, бу районның эре предприятиеләре күләмнәренең тулаем территориаль продуктына (ТҖП) зур өлеше белән аңлатыла. Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны буенча (1 мең кешегә исәпләгәндә) район 7 нче урында тора.

Пандемиягә бәйле чикләүләр шартларында үсешкә электрон коммерция җитди этәргеч алды, ул җирле җитештерүчеләр өчен яңа сату каналларын ача. Татарстанда 19 меңнән артык товар белән тәэмин итүче интернет-мәйданчыкларда үз товарларын тәкъдим итә. Аларның әйләнеше 2021 елда 20 млрд. сумга якын.

Алабуга, үзенең уникаль тарихи-архитектура мирасы аркасында, республиканың туристларны җәлеп итә торган туризм үзәкләренең берсе булып тора. Узган ел шәһәрдә 487 меңнән артык турист булып киткән, бу 2020 елга караганда 2 тапкыр күбрәк.

Алексей Песошин Алабуганың вакыйгалар туризмы буенча уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте. Туристлар һәм җирле халык арасында ел саен үткәрелә торган Спас ярминкәсе һәм Чаң чыңы фестивале, Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» фестивале традициягә әйләнде һәм зур популярлык казанды.

Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү, коммуналь комплекс челтәрләрендә һәм объектларында авария хәлләрен киметү мөһим бурыч булып кала. Татарстан Премьер-министры 2017 елда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы идарәсенә (концессион килешү нигезендә) тапшырылган Алабуга су каналындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте.

«Бүген без шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү нәтиҗәләрен карадык. Соңгы ике елда федераль һәм республика бюджетларының капиталь кертемнәре хисабына – 1,4 млрд. сумнан артык суммага шундый мөһим объектны реконструкцияләделәр, Алабуга су каналы модернизацияләү җирле администрация белән «Алабуга» махсус икътисадый зонасы арасындагы уңышлы хезмәттәшлек, шәһәр инфраструктурасын үстерүдә соңгысының актив катнашуының яхшы үрнәге булып тора», - дип шәрехләде Алексей Песошин.

Социаль өлкәдә өстенлекле бурычлар булып сәламәтлек саклау мәсьәләләре тора. Соңгы ике елда коронавируска каршы көрәшкә күп көч һәм акча сарыф ителде. Пандемия сәламәтлек саклау системасын, тармакның кадрлар составын ныклыгын сынавын дәвам итә.

Вакцинация буенча масштаблы эш нәтиҗәсендә, 5 февральгә вакцинаның беренче компоненты булып өлкән яшьтәге халыкның 99%ына прививка ясатылган (2 412 866 кеше). Алабуга районында вакцинацияне РҮХнең 4 структур бүлекчәсендә үткәрәләр. Күчмә вакцинацияне тагын 4 мобиль төркем башкара. 35 ятакка исәпләнгән вакытлыча йогышлы авырулар госпитале район хастаханәсе базасында җәелдерелгән.

Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү буенча Алабуга районында да зур эш башкарылды. Соңгы 5 елда РҮХнең балалар һәм олылар поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе бинасы, Мәрҗани урамындагы балалар поликлиникасы филиалы капиталь ремонтланды һәм җайланмалар белән җиһазландырылды, 6 модульле ФАП һәм 4 табиб амбулаториясе төзелде. 2022 елда Качка авылында модульле ФАП төзү һәм РҮХне җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Матди өлешне үстерү белән беррәттән, медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү дә мөһим.

Ахырда Алексей Песошин Алабуга районының алга таба уңышлы икътисадый үсеш, социаль бурычларны хәл итү һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык кирәкле ресурсларга ия булуын белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.