Рөстәм Миңнеханов иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше республика конкурсында җиңүчеләрне котлады

05.02.2022

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә IX республика конкурсына йомгак ясалды.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, 12 эшче төркем 45 муниципаль берәмлектә 91 Яңа ел чарасында катнашкан. Шулай ук карауга 44 муниципаль берәмлектән һәм 36 авыл җирлегеннән 93 эш: альбомнар, инсталляцияләр, 8,5 сәгатьлек Яңа ел видеосюжетлары кергән. Быел конкурс барлыгы 9 номинация буенча үткәрелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Алар: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләре, Зеленодольск, Ютазы, Кайбыч, Биектау, Саба, Мамадыш районнары.

"Бик яхшы практика, аны дәвам итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.