Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2021 елда терлекчелек тармагы эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде

05.02.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә терлекчелек тармагының 2021 елдагы төп эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, узган ел 1 млн. 435 мең тонна сөт җитештерелгән. Үсеш 2020 ел белән чагыштырганда 2% тәшкил итә. Бер сыерга уртача 6600 кг сөт туры килә (+4%).

Ит җитештерү 2020 ел дәрәҗәсендә сакланган – 411,6 мең тонна. Шул исәптән 98,2 мең тонна мөгезле эре терлек ите, 98,6 мең тонна дуңгыз ите, 212,4 мең тонна кош ите.

Сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеге рейтингы лидерлары бишлегенә Әтнә (1 урын), Кукмара (2), Саба (3), Балтач (4) һәм Мамадыш (5) районнары кергән. Бу районнар арасында акчалата керемнең 35%ы сөт сатудан кергән.

Кайбер районнарда АСК юнәлеше буенча инвестпроектлар гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, Алабуга районында 2250 башка исәпләнгән сөт комплексы файдалануга тапшырылган. Минзәлә районына 6 мең башка исәпләнгән сөт комплекслары төзү буенча зур планнары белән «Кама Беконы» инвесторы кергән. Арча районында 2400 башка исәпләнгән өч сөт комплексы төзү планлаштырыла.

«Сөт һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булачак. Шуңа күрә без киләчәктә дә терлекчелекне үстерүгә басым ясаячакбыз. Терлекләрнең баш сыйфатын яхшыртырга, селекция буенча да, терлек азыгы буенча да заманча технологияләр кулланырга кирәк. Шуның хисабына без икътисадый үсеш тәэмин итә алабыз», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.