Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр

04.02.2022

Россия Президентының Ту-160 җитештерүен яңа кыяфәттә яңарту турындагы карары үз вакытында булды. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Казанда массакүләм мәгълүмат чаралары взәкилләре сорауларын җавап биргәндә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килгән иде.

Бүген Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан вертолет заводы» ААҖдә булды, анда ул Ту-160 самолетларын ремонтлау һәм тирәнтен модернизацияләү программасы буенча эшләрнең барышы белән танышты. Аннары «КАПО-Композит» предприятиесе эше белән танышты, «Химград» технополисының җитештерү мәйданчыкларын карады.

«Президентның Ту-160 җитештерүен яңадан торгызу турындагы карары үз вакытында булды дип саныйм. Һәм бу карар ярдәмендә без әлеге бурычны максималь кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыра алдык. Чөнки башта контрактта 2023 ел азагында тәэмин итү каралган иде, ә без инде икенче квартал ахырына кадәр машинаны Оборона министрлыгына тапшырачакбыз. Мин кабина эчендә дә булдым, - дип сөйләде Денис Мантуров журналистларга. - Аерма зур. Тулысынча цифрлы идарә итү системасы. Шул исәптән экипаж өчен дә шартлар тудырылган. Компактлы, динамик һәм барысы да уйланылган».

Предприятиенең тышкы кыяфәтенә килгәндә, предприятие заманча самолетның югары сыйфатлы булуын тәэмин итсен өчен, бюджет акчалары җитәрлек, дип билгеләп үтте Денис Мантуров.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, хәбәр иткәнчә, «КАПО-Композит» предприятиесен үстерү, композит җитештерү буенча җитди планнар бар». Ул искәрткәнчә, бүген Денис Мантуров «Химград» технополисында –республикада гамәлгә ашырылган уңышлы проектларның берсе булды.

«Без күп мәсьәләләр буенча фикер алыштык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика – эре сәнәгать үзәкләренең берсе, быел сәнәгать җитештерүе күләме буенча без 4 трлн. сумга чыктык. Бу – җитди сан, федераль ярдәм төрләре генә дә – 50 млрд. сум, бу ФАИПлар да, башка ярдәм формалары да. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Хөкүмәте ярдәме белән илдә күп нәрсә эшләнә. Һәм, әлбәттә, дәүләт башлыгы ягыннан да кызыксыну һәм ярдәм бар. Ә бу – яңа күләмнәр, яңа эш урыннары».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, министр алдына яңа көн кадагындагы мәсьәләләр дә куелган.

«Без министр алдына яңа көн кадагындагы мәсьәләләрне куйдык, һәм ул безне ишетте. Без эш урыннары турында сөйлибез,ә бу – квалификация һәм түләү мәсьәләләре. Әгәр дәүләт заказларын исәпкә алмасак, бүген конкурентлы булган түләү фондын исәпкә алмасак, әлбәттә, катлаулы булачак».

Машиналарны экспортка чыгару турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов министрга һәм аның командасына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «КАМАЗ»ның бүген ничек үзгәрүен карагыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ике елдан соң бу яңа цехлар белән бөтенләй яңа завод булачак. Карагыз әле, вертолетлар заводы ничек үзгәрде. Бу – эре предприятиеләр. Шуңа күрә республика эшкә йөз тота, тулысынча ярдәм бар».

Денис Мантуров шулай ук илдә композит тармагын үстерү турындагы сорауга да җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, композит тармагы арта бара, соңгы елларда әлеге продукциягә эчке базарда да ихтыяҗ бар, шул исәптән экспортка да. Тармакта узган ел буенча гомуми күләм якынча 80 млрд. сум тәшкил иткән, 2020 елга карата үсеш 11%.

«Бүгенге көндә гамәлгә ашыру стадиясендә булган перспектив проектлар – Тула өлкәсендә композит проектлары, Казанда һәм Ульяновскта берничә мәйданчык бар. Анда, нигездә, Россия чималы һәм Россия материаллары кулланылуы да куандыра», - диде Денис Мантуров.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.