Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә кигән иде. Денис Мантуров, Рөстәм Миңнеханов һәм кайбер сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән бергә, бүген Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында булды, «КАПО-Композит» предприятиесе эше белән танышты, «Химград» технополисының җитештерү мәйданчыкларын карады.
Казан Кремлендә узган очрашу барышында төбәк икътисадын үстерү, Татарстанның сәнәгать потенциалын ныгыту буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.