Бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
Оператив штаб карары белән барлык амбулатор дәвалау учреждениеләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк.
Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, урыннардагы җитәкчеләргә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм амбулатор звенога ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирелде.
Моннан тыш, штаб утырышында саклану чараларын төгәл үтәү - шәхси саклану чараларын куллану, термометрия үткәрү кирәклегенә аерым игътибар бирелде.