Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

27.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Директорлар советы 2021 елда «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләрен карады һәм 2022 елның февраленә бюджетны раслады.

Утырышта «Татнефть» ГАҖ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенең узган елгы нәтиҗәләре турында мәгълүмат тәкъдим ителде һәм 2022 елга план расланды. Компаниянеэ эчке аудит идарәсе эшчәнлегенә югары бә бирелде. 

2021 елда Идарә тарафыннан, төзәтмәләр кертү чараларын эшләп, 47 аудитор тикшерүе тәмамланган. «ЗЕНИТ» банкы төркеме эшчәнлеген тикшерү аудитлары даими рәвештә үткәрелде. 

Утырышта катнашучылар «Татнефть» нең 2018 елдан 2021 елга кадәр инновацион үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңладылар.

Компания тарафыннан эшләнелә торган барлык проектлар да ESG хәвеф-хәтәрләр һәм тотрыклы энергетика киләчәгенә өлеш кертү ягыннан бәяләнә. Актуаль эшләнмәләр арасында - СО2 не тотып, чистартып һәм төрле продукция төрләренә эшкәртү буенча перспектив технологияләр, шул исәптән «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында.  

Компания  тармакның актуаль һәм яңа глобаль мәсьәләләрне хәл итү өчен «ачык инновацияләр» системасын үстерә. «Татнефть» партнерлык челтәре 130 дан артык стратегик партнерны үз эченә ала.

Компаниянең технологик мөмкинлекләрен патент эше күрсәтә. 2018 елдан 2021 елга кадәр «Татнефть» 1336 интеллектуаль милек объектына хокук теркәгән.  2021 елда тиешле 431 гариза бирелгән, шул исәптән 34е - Россиядән читтә.  2017 ел белән чагыштырганда үсеш 77 процент тәшкил итте.  

Утырышта «Татнефть» нең агымдагы эшчәнлеге турындагы башка мәсьәләләр дә каралды.


«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәте