Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә: Без ике ел буена мондый режимда эшләү җиңел түгеллеген аңлыйбыз

26.01.2022

Казанда яңа перинаталь үзәк төзеләчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында узды.

Исегезгә төшерәбез, коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән бергә, Казанның 7 нче хастаханәсе территориясендә урнашкан яңа дәвалау-реабилитация үзәгендә булды, шулай ук Татарстан башкаласының сырхауханәләренә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

Коллегия барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Рөстәм Миңнехановка Казанда перинаталь үзәкне төзү турындагы карарны хуплауны сорап мөрәҗәгать итте. «Казанга үз перинаталь үзәге кирәк, - диде ул. - Бу бик мөһим. Югары куркыныч янау төркеменә ия булган йөкле хатын-кызлар саны ел саен арта бара, җитлекми туган балалар саны да арта. Өстәмә репродуктив технологияләр – ЭКО мәсьәләсе дә кискен тора. РКХ перинаталь үзәгенең койка егәрлеге җитми». Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, яңа хастаханә төзелешенең исәп-хисаплары һәм финанс нигезләнеше әзер инде.

Бу мәсьәләне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов: «Перинаталь үзәк буенча карар кабул ителде», - дип белдерде.

Гомумән алганда, 2021 ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов бүген медиклар эше режимы бик катлаулы, әмма шуңа да карамастан, төп бурычлар хәл ителә, дип белдерде. «Әлбәттә, безне үлем-китем күрсәткече бик борчый, - диде ул. - Безнең өчен бу бик мөһим. Башка төбәкләр фонында һәм Идел буе федераль округы фонында без позитив күренештә, әмма... Барлык килеп туган хәл – планлы ярдәм күрсәтү дә, профилактик эшләр дә – бу җитәрлек түгел, һәм без нәтиҗәләр күрәбез. Икенче мәсьәлә – туучылар саны, объектив сәбәпләр бар, әмма без барысын да эшләмибез, һәм безгә резервларны карарга кирәк. Шуңа күрә перинаталь үзәкне булдыру турында карар кабул ителде».

Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы елларда бик күп заманча медицина җиһазлары сатып алынуына һәм югары квалификацияле белгечләр кирәклегенә игътибар итте.

Моннан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә зур программа бар – беренчел звеноны җиһазлау, һәм мин ышанам ки, бу үз нәтиҗәләрен бирәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, биналар һәм җиһазлар – боларның барысын да сатып алырга һәм төзергә мөмкин, әмма төп бурыч – сәламәтлек саклау тармагын белгечләр белән тәэмин итү. «Безнең урта звено өчен менә дигән уку йортларыбыз бар, бездә 2 медицина югары уку йорты бар – безгә белгечләрне беркетү буенча тагын да максатчанрак эшләргә кирәк. Эш бердәм булырга тиеш дип саныйм», - диде ул.

Медикларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бүген эшне дәвам итү мөһим, диде: «Вәзгыять шул килеш кала, омикрон белән авыручылар саны арта. Без аңлыйбыз, ике ел буена мондый режимда эшләү – бик җиңел түгел, әлбәттә, матди стимул бар һәм бу начар түгел, әмма мондый шартларда эшләү кыен, һәм без моны күрәбез. Әйе, без бер тапкыр «кызыл зонага» бардык, әмма без анда эшләмәдек бит... Шуңа күрә сезнең барлык коллективларыгызга эшегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерегез».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ситуация нәкъ менә табиблар, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче барлык белгечләр тарафыннан оештырылган эш нәтиҗәсендә тотрыклы.

Халыкны вакцинацияләү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов берничә муниципалитетка һәм сәламәтлек саклау системасына вакцинацияләү, халыкны иммунизацияләү планнарын үтәүләре өчен рәхмәт белдерде. «Без 97% диярлек планга чыкты, - диде ул. – Һәм бу нәтиҗәләр ковидка юлыккан кешеләргә ярдәм итәчәк. Вакцина алган кешеләрнең барлык бу процесслар да йомшаграк формада уза».

«Үзегезне саклагыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, медикларга мөрәҗәгать итеп.  – Сез авыручылар белән турыдан- туры элемтәдә торасыз, һәм безне сез алмаштырырга мөмкин, ә менә сезне – катлаулы».

Коллегия сәламәтлек саклау тармагы вәкилләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.