Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа дәвалау- реабилитация үзәген ачуда катнашты

26.01.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "7 нче шәһәр клиник хастаханәсе" ДАСУ базасында дәвалау-реабилитация үзәген ачуда катнашты.

Учреждениедә үзәк нерв системасы зарарлану, соматик авырулар, периферик нерв системасы, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук Covid-19 кичергән авыруларны тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.

"7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе – бүген иң яхшыларның берсе. Күптән түгел без монда Чайковое күленең яңартылган парк зонасында булдык. Мин барыгызны да яңа дәвалау- реабилитация үзәге ачылу белән котлыйсым килә. Әлеге объект төзелешенә 1,3 млрд. сумнан артык акча тотылган. Үзәк иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Җиденче шәһәр хастаханәсе коллективы алга таба да үз югары маркасын лаеклы тотачагына шикләнмим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Президенты яңа медицина корпусын карады. Тугыз катлы бина 147 койкага исәпләнгән. Үзәк заманча тернәкләндерү җиһазлары белән җиһазландырылган: йөрү күнекмәләрен торгызу өчен роботлаштырылган локомотор системалары, нейронавигация белән транскраниаль магнит стимуляциясе, виртуаль чынбарлык кулланып, когнитив реабилитация программасы, актив механотерапия мәйданы, адаптив физкультура һәм спорт заллары.

Карап чыгу барышында Рөстәм Миңнеханов КДМУ, КФУ, КДМА студентлары укый торган уку кабинетларында булды. Аннары ТР Президентына «акыллы палата»ны да күрсәттеләр, анда мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар көнкүреш приборлары һәм яктылык белән идарә итү сәләтен торгызалар. Җайлаштырылган җиһаз һәм санузел белән идарә итү системасы көнкүреш күнекмәләренә киртәләрсез өйрәтү мәсьәләсен хәл итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эрготерапия кабинетында, тренажер залында, спорт реабилитациясе залында, кинезиотерапия, оксигенотерапия, логопед һәм пациентлар өчен палаталарда булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.