Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләренә Lada Largus автомобильләре ачкычларын тапшырды

26.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның беренчел сәламәтлек саклау учреждениеләренә 84 Lada Largus автомобиле ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Универсиада Авылы территориясендә (Казан) узды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе булачак.

«Без әле генә Казанның 7 нче хастаханәсендә булдык – яңа дәвалау-реабилитация үзәгенең ничек эшләвен карадык, – диде ул. – Без катлаулы вакытта яшибез, һәм, әлбәттә, бу шартларда беренчел звенога иң зур йөкләнеш төшә. Шуңа күрә 84 автомобильне Казан шәһәре поликлиникаларына җибәрү турында карар кабул ителде».

Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениеләре коллективларына җитди эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу сәламәтлек саклау системасы өчен зур сынау, - диде ул. - Сезнең эшегез нәтиҗәсендә без бурыч-йөкләнешләрне үти алабыз. Матди-техник базаны ныгыту һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә ярдәм итү буенча барлык адымнар алга таба да хакимият вәкилләре өчен өстенлекле булачак».

Шәһәр сәламәтлек саклау вәкилләре Рөстәм Миңнехановны «амбулатор-поликлиника хезмәте бар көченә эшләячәк, һәм бер генә пациент та игътибарсыз калмаячак», дип ышандырдылар. Поликлиникаларның автопаркларын мондый мөһим җиһазландыру нәкъ кирәк вакытында башкарыла, дип ассызыкланды.

Аннары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты бинасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе ачылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.