Рөстәм Миңнеханов: Республика халкының цифрлаштыруга бәйле үзгәрешләрне сизүе мөһим

26.01.2022

Барлык тармакларны цифрлаштыру – безнең эштә җитди өстенлегебез. Шуңа күрә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын үткәрү буенча уртак утырышында йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, барлык система – мәгариф, сәламәтлек саклау, ТКХ  тиз һәм нәтиҗәле эшләсен өчен республика халкының цифрлаштырудан үзгәрешләр сизүе мөһим.

Татарстан Президенты Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаевка утырышта катнашканы һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Цифрлы трансформациянең нәтиҗәлелеге рейтингында Татарстан 14 нче урында гына тора, диде Рөстәм Миңнеханов, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм РФ Социаль үсеш министрлыгының уртак рейтингына сылтама ясап. Аның сүзләренә караганда, иң яхшы төбәкләр өчлегенә керү өчен эшне җайга салу мөһим.

Рөстәм Миңнеханов бүген министрлыклар алдында торган кайбер бурычларны билгеләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучыларның цифрлы компетенцияләр буенча квалификациясен күтәрүне үткәрергә кирәк.

Ул шулай ук республикада мәктәп укытучыларына ноутбукларны яңарту программасы башлануын хәбәр итте (24 мең ноутбук тапшырылачак).

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә, Кырымда «Сәләт» лагеренда цифрлы смена оештырылачак, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу сменага цифрлаштыру дәресләрендә нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы укучылар эләгергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары турында сөйләгәндә, бүген махсуслаштырылган күргәзмәдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясе башланганчы аңа югары уку йортларында цифрлы кафедралар ачу турында сөйләделәр, дип искә төшерде. Мондый кафедраларны 5 югары уку йортында ачу планлаштырыла, әмма Рөстәм Миңнеханов «мәсьәләне киңрәк карарга» һәм мондый югары уку йортлары санын арттырырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, ул Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең республикада университет технологик эшкуарлыгын үстерү турындагы тәкъдимен хуплады.

Аерым игътибар сәламәтлек саклау системасына да бирелде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген төбәктә табибка электрон язылу хезмәте гамәлгә ашырыла. Безгә бердәм цифрлы платформа кирәк, диде ул.

Беренчел звено турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты искәрткәнчә, компьютерлар белән фельдшер пунктлары – ФАПлар җиһазланачак.

ТР Хөкүмәте инициативасы буенча, министр урынбасарларын автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин итәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу аларның мобильлеген арттырачак.

Татарстанда сыйфатлы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә 125 хезмәт электрон рәвешкә күчерелгән, дип искәртте Татарстан Президенты. Аның фикеренчә, ахырына кадәр бу юнәлештә эшне активлаштырырга һәм барлык хезмәтләрне (378) электрон форматка күчерергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасын цифрлы трансформация проектлары һәм 2022 елга бурычлар турында төп нотык белән Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучыларга тармак эшенең төп нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде.

«Иннополис инновацион үзәге – цифрлаштыру үсеше өчен мәйданчык» темасына нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Мәгариф өлкәсендә цифрлаштыру өлкәсендәге проектлар һәм бурычлар турында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

«Татарстан Республикасында цифрлы трансформация тәҗрибәсе һәм 2022 елга бурычлар турында»гы нотык белән «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2021 елда цифрлаштыру буенча эш тәҗрибәсе турында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров сөйләде.

«Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов 2022 елның төп проектлары турында хәбәр итте.

Соңыннан тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.