РФ Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин Иннополиста булды

20.01.2022

Бүген Иннополиска Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин җитәкчелегендәге делегация килде. Иннополиста делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Визит кысаларында кунаклар А.С. Попов исемендәге технопаркта булдылар. Иннополис университетында ИТ-югары уку йортының робот техникасы хәл ителешләре белән, шулай ук пилотсыз такси белән дә таныштылар.⠀

Роман Шәйхетдинов делегациягә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы, Иннополис Университеты, шулай ук Иннополис проекты турында сөйләде. Алексей Кудрин, үз чиратында, зур мәгълүматлар кулланып, Иннополис белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өлешендә хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты