Рөстәм Миңнеханов Казанда Валентина Матвиенко белән очрашты

20.01.2022

РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Исәртик, Федерация Советы спикеры Казанга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймивне 85 яшьлек юбилее белән котларга дип килде.

Рөстәм Миңнеханов Федерация Советына уртак нәтиҗәле эш һәм Татарстан инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, ТР Президенты Валентина Матвиенкога Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрен үткәргән өчен рәхмәт белдерде. "Безнең презентациядән соң сезнең яктан беркетмә йөкләмәләр бирелде - болар барысы да безнең эштә җитди ярдәм булды", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук яклар республикада яңа коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять турында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, төбәк дарулар, ИВЛ аппаратлары, кислород белән тулы күләмдә тәэмин ителгән, йогышлы авырулар өчен урыннар резервы җитәрлек. Рөстәм Миңнеханов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм федераль оператив штабның ярдәмен билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев