Алексей Песошин һәм Николай Гречушкин Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсе бүлекчәләренә янгын һәм коткару техникасын тапшырдылар

20.01.2022

Сезнең гамәлләрегезнең оперативлыгына гражданнарыбызның тормышы бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә янгын һәм коткару техникасы тапшыруда белдерде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада күп еллар дәвамында матди-техник базаны ныгыту һәм министрлык бүлекчәләрен җиһазлау буенча чаралар уңышлы тормышка ашырыла. Хезмәт автотранспортын тапшыру – республика коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре эшчәнлеген югары бәяләүнең дәлиле генә түгел, ә халык тарафыннан ышаныч кредиты да, дип ассызыклады ул.

Алексей Песошин яңа хезмәт автомобильләренең коткаручылар хезмәтен камилләштерергә ярдәм итәчәгенә һәм төбәк территориясендә булачак иҗтимагый-сәяси һәм халыкара спорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Барлыгы 14 берәмлек техника тапшырылды.

«МЧС бүлекчәләре эше һәрвакыт игътибар үзәгендә, һәм без, элеккечә үк, сезгә иң зур өметләр баглыйбыз. Һәм сез аларны тулысынча аклыйсыз, - диде Алексей Песошин. - Үз чиратында республика алга таба да гадәттән тыш хәлләр министрлыгына максималь рәвештә ярдәм күрсәтәчәк һәм сезнең эштә ярдәм итәчәк».

Барлыгы 14 берәмлек махсус техника тапшырылды.

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин, үз чиратында, әлеге техника гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең хәрби әзерлеген күтәрергә, халыкка вакытында ярдәм күрсәтергә, янгыннарга вакытында килергә һәм аларны нәтиҗәле сүндерергә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Ул шәхси составка техниканы иң кыска вакыт эчендә үзләштерүләрен һәм аны нәтиҗәле куллануларын, техника озак еллар хезмәт итсен өчен барысын да эшләүләрен теләде. Ул Татарстан тәҗрибәсен мисал итеп китерде, анда иске техникага икенче тормыш бирелә, диде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.