Казанда Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулуга багышланган «Мизгелләр. Еллар. Дәвер» дигән күргәзмә ачылды

19.01.2022

Бүген Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мизгелләр. Еллар. Дәвер» дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулуга багышланган.

Күргәзмәдә республиканы торгызу елларын күрсәтә торган уникаль фотографияләр сериясе тәкъдим ителгән. Моннан тыш, тарихи вакыйгалар Минтимер Шәймиевнең төп эшеннән тыш шөгыльләрен күрсәтүче рәсемнәр белән чиратлашып бара.

Күргәзмәне караганнан соң, Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, ул кайбер фоторәсемнәрне беренче тапкыр күрә. «Гади күргәзмә кебек, ләкин әгәр дә төшенә башласаң... безнең тормыш – бу бит безнең эшебез. Тормыштан күпме нәрсәләр алынган. Кызыклы күргәзмә», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Татарстан Президентының Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, күргәзмәдә «Минтимер Шәрип улы гәүдәләндергән чорда яшәп алырга мөмкин».

Лилия Галимова күргәзмәгә килүчеләрнең «Минтимер Шәймиевнең шәхси фотоальбомына күз салу» мөмкинлекләре булуын ассызыклады.

«Фотокүргәзмәне ачу бурычы куелгач, без гади халәттә түгел идек, чөнки Минтимер Шәрип улы – массакүләм мәгълүмат чараларында һәрвакыт кызыксыну уята торган олы шәхес. Барлык мөмкинлек булган фоторәсемнәр фотокүргәзмәләрдә кулланылган, гавәми мәгълүмат чараларында, китапларда басылып чыккан кебек иде. Әмма Нурсөя Нурулла кызы Шәйдуллина (ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе, Т-и искәрмәсе) бу архивны кадерләп саклый. Аңарда «басылмаганнар» сериясеннән бик күп фотографияләр күрдек, алар әле бик сирәк җирләрдә генә басылган. Күргәзмә Минтимер Шәрип улы гомеренең бөтен бер республика тормышын барлыкка китерерлек мизгеле булырга тиеш, дигән карарга килдек», - дип сөйләде ул.

Лилия Галимова күргәзмәгә килүчеләрнең «Минтимер Шәймиевнең шәхси фотоальбомына күз салу» мөмкинлеге булуын ассызыклады. «Хатыны белән төшкән фотографияләр бар, аклы-каралы фоторәсемнәр дә бар, алар беркайда да бастырылмаган. Әлбәттә, безнең бурыч тарихи өлешне генә күрсәтү түгел, ул да, һичшиксез, мөһим урын алып тора. Әмма без бүген Минтимер Шәрип улының ниләр белән шөгыльләнүен, ниләр белән кызыксынуын күрсәтергә теләдек. Без аңа бардык һәм ул эте белән урманда йөрүен фотога төшерергә рөхсәт итте. Һәм моңа күргәзмәнең аерым өлеше багышланган», - дип билгеләп үтте ул.

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, бу экспозициягә сирәк, элек бастырылмаган фоторәсемнәр кертелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, бу Минтимер Шәймиевкә багышланган беренче күргәзмә генә түгел, ә бу экспозициягә «Минтимер Шәрип улының күпкырлы эшчәнлеген, аның Президент вазыйфасына керешүен, аның бу вазыйфаны калдырып киткәннән соң булган эшчәнлеген күрсәтүче сирәк, элек бастырылмаган фоторәсемнәр дә кертелгән, дип өстәде.

«Сез боларның барысын да ачык күрә аласыз. Михаил Козловский турында тагын берничә сүз әйтергә кирәк (ТР Президенты Матбугат хезмәте фотографы, Т-и искәрмәсе), шушы елларда Минтимер Шәрип улы белән гел бергә йөргән мәрхүм фотограф», – дип мөрәҗәгать итте ул җыелганнарга.

«Бу – безнең беренче Президентыбызның якты һәм бай эчтәлекле, киеренке гомер еллары. Алар үз эченә эре бөтенроссия иҗтимагый вакыйгаларын, шулай ук халыкара хезмәттәшлек кысаларындагы вакыйгаларны, республика үсеше тарихында, күпмилләтле халкыбыз тормышында әһәмиятле чорларны да алды. Үзегез өчен күренекле замандашыбыз тормышының яңа сәхифәләрен ачарга чакырам», - дип белдерде Сәфәров.

Күргәзмәне караганнан соң, Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, ул кайбер фоторәсемнәрне беренче тапкыр күрә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең гади татарстанлылар белән төшкән фотосурәтләре бик күп. «Чөнки ул кешеләрне ярата һәм алар өчен күп нәрсә эшли. Һәм бу фоторәсемнәрдә ачык чагыла. Беркетмә бар – Президент машинадан чыга һәм аны кая да булса алып баралар. Минтимер Шәрип улы бу схеманы еш кына үтәмәде – иң беренче нәүбәттә ул шул мәйданчыкта җыелган кешеләр янына юнәлде. Яки соңыннан, машинага утырыр алдыннан, ул, һичшиксез, кешеләр янына бара һәм, һичшиксез, алар белән сөйләшеп тора. Бу аның олы йөрәкле кеше булуын, аның кешеләргә, республикага, Ватаныбызга карата мөнәсәбәте турында сөйли»,  – диде ул.

«Бернинди күргәзмә дә кешенең бөтен күңел һәм акыл тирәнлеген ача алмый. Шуңа да карамастан, аны оештыручыларга тиешле бәя бирергә кирәк, чөнки без парад, дежур әйберләргә күнеккән, ә монда элек күрергә мөмкин булмаган нәрсәләр бар. Һәм бу бик кызыклы», - дип нәтиҗә ясады ул.

Күргәзмәдә «Минтимер Шәрип улы гәүдәләндергән чорда яшәп алырга мөмкин».

Мәсәлән, күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Евгений Примаков белән 2022 елдагы, ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән 2019 елдагы фотосурәтләре, Россия Президенты Владимир Путин белән очрашулары, 2020 елда Татарстанның беренче Президенты бюстын ачу тантанасы, Казанда «Адымнар – белем һәм килешүгә юл» беренче күптелле комплексын ачу, шулай ук 1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессында Дәүләт Киңәшчесенең хатыны белән төшкән фотосурәтләре һәм эте белән урманда йөрүе мизгелләре тәкъдим ителә.

https://www.tatar-inform.ru/news/epoxa-saimieva-fotovystavka-v-cest-yubileya-pervogo-prezidenta-rt-5851151


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА.