Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Төбәк дәрәҗәсендә закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре, федерация субъектлары өчен мөһим социаль әһәмияткә ия булган темалар, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы һ.б.лар буенча фикер алыштылар.