“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин: “Чынлыкта “КАМАЗ” ААҖ, үзенең тапшыргыч тартмаларыннан баш тартып, бергә җитештергән тапшыргыч күчерү тартмасына тулысынча күчүне планлаштыра”

20.08.2008

“ZF KAMA” уртак предприятиесендәге хәлләрнең торышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм ZF-Friеdriсhshаfеn AG (“Фридрихсхафен АГ”) немец фирмасы идарәсе рәисе Ханс-Георг Хэртер хәбәр итте.
Искә төшереп үтик: “ZF KAMA” (“ЦФ КАМА”) уртак производствосы “КАМАЗ” ААҖ һәм “Фридрихсхафен АГ” АҖ немец фирмасы белән берлектә 2005 елда төзелә. Уртак предприятие төзү турындагы оештыру документларында КАМАЗ йөк машиналары өчен автоматлаштырылган тапшыргыч күчерү тартмасы җыю, ә соңыннан эшләп чыгару, шуннан соң аларны җыю өчен комплектлар төзүне 70% ка кадәр чикләү күздә тотыла. “ZF Friedrichshafen AG” немец компаниясе өлешенә “ZF KAMA” уртак производствосы устав капиталының 51% ы туры килә, “КАМАЗ” ААҖ өлешенә - 49% ы.
Бүген “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин журналистларга хәбәр иткәнчә, “без проектның беренче этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен чыгардык: бу предприятиедә 16 мең тапшыргыч күчерү тартмасы эшләнәчәк һәм продукциянең гомуми күләме 58 млн. евро тәшкил итәчәк”.
“Моннан тыш, ZF-Friеdriсhshаfеn AG вәкилләренең Татарстанга визиты кысаларында икенче өметле “Кама плюс” проекты буенча эшнең барышы тикшерелде”, - дип хәбәр итте Сергей Когогин. Когогин әфәнде сүзләренә караганда, бу проект “шактый күләмдәге инвестицияләрне һәм елга 90 меңгә кадәр тапшыргыч күчерү тартмасы җитештерү күләменә чыгуны күз алдында тота”.
“Чынлыкта “КАМАЗ” ААҖ, үзенең тапшыргыч тартмаларыннан баш тартып, бергә җитештергән тапшыргыч күчерү тартмасына тулысынча күчүне планлаштыра”, - диде “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры.
Яңа проектка каралган инвестицияләр күләме 150 млн. евро тәшкил итәчәк, җитештерүне проект куәтенә 2012 елда чыгару күздә тотыла.
“Бу илебездәге алдынгы предприятиеләрнең берсе булыр дип көтәбез”, - диде Сергей Когогин журналистларга.
Аның сүзләренә караганда, Хэртер әфәнде Яр Чаллыга ZF-Friеdriсhshаfеn AG компаниясенең инвестицияләре дә, “КАМАЗ” ААҖ неке кебек үк, нигезле проектка каралган инвестицияләр булуына үз күзләре белән күреп ышану максатыннан визит ясаган.
Производство урнашачак гомуми мәйдан күләме 70 мең кв. метр тәшкил итәчәк. “Бу 80% ка кадәр чикләнгән күләмдә тапшыргыч күчерү тартмасы җитештерү буенча тулы кыйммәтле завод булачак”, - дип билгеләп үтте Сергей Когогин. Эш урыннарының саны, елына 350 млн. евро җитештерү күләмендә, 456 кешелек булачак. Немец белгечләре, җитештерү барышына тиз кереп китүне тәэмин итү максатыннан чыгып, инде бүген үк проектлар белән идарә итүдә эшлиләр.
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры немец тапшыргыч күчерү тартмасына тулысынча күчү “КАМАЗ” олы йөк машиналарының кулланылыш үзлеген арттырачагына, сыйфатын яхшыртачагына, шулай ук автомобильләрнең үзкыйммәтен киметәчәгенә ышаныч белдерде.
Үз чиратында, Ханс-Георг Хэртер әфәнде, Рәсәйдәге партнерына бәя биреп, “КАМАЗ” ААҖ нең Көнбатыш Европада инде яхшы абруе барлыгын һәм хәзерге визитның һәм сөйләшүләрнең моны тагын бер тапкыр раславын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте