Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

12.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы спортчыларын Россия Кубогында чираттагы җиңүләре белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, «Зенит-Казан» клубы 10 нчы тапкыр, «Динамо-Ак Барс» волейбол клубы 7 нче тапкыр җиңүче булды.

Казан Кремлендә 2021 елгы волейбол буенча Россия Кубогы ияләре «Зенит-Казан» ирләр волейбол клубын һәм «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды.

«Хөрмәтле уенчылар, тренерлар, клуб җитәкчеләре! Кадерле дуслар! Беренче чиратта, барыгызны да Яңа ел белән котлыйсым килә. Узган ел янә танылган волейбол клубларының уңышлары белән сөендерде. Сезне Россия Кубогында чираттагы искиткеч һәм лаеклы җиңүегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Кубокны уйнату кысаларында сез югары спорт осталыгыгызны, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, республикада командаларның чыгышларын игътибар белән күзәтәләр һәм уңышларына чын күңелдән шатланалар. «Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз. Бик зур рәхмәт сезгә! Бик булдырасыз!», - диде Рөстәм Миңнеханов спортчыларга.

Татарстан Президенты сүзләренчә, волейбол алга таба үсешкә импульс ала һәм командаларның казанышлары аркасында тагын да популярлаша бара. «Юкка гына бездә волейбол иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе дип саналмый», - дип төгәлләде ул.

«Шәхсән үз исемемнән һәм җанатарлар исеменнән җитәкчеләргә, тренерларга, спортчыларга һәм команда коллективларына ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук сезнең спонсорларга да рәхмәт әйтәсем килә, алар ярдәмендә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ышанам ки, җанатарлар һәм республика җитәкчелеге сезгә ярдәм итәчәк, нәтиҗәле уенга этәргеч бирәчәк, һәм сез безнетагын да югары спорт казанышлары һәм ышанычлы җиңүләр белән сөендерәчәксез», - диде Татарстан Президенты. Ул спортчыларга сәламәтлек, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Чара барышында «Зенит-Казан» ВК һәм «Динамо-Ак Барс» ВК вәкилләренең җавап сүзләре яңгырады. Рөстәм Миңнехановка истәлекле медальләр һәм кубок тапшырылды.

Соңыннан берггәләп фотога төштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.