Рөстәм Миңнеханов укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча махсус үзәк төзү фикерен хуплады

04.06.2013

Татарстан укучыларының Россиякүләм һәм халыкара олимпиадалардагы уңышлары соңгы елларда аеруча сөендерә. Соңгы дүрт ел дәвамында Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренчелекне бирмәде. Ил күләмендә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, ныклы дүртенче урында барды. Быел исә республика Идел буе төбәкләре арасында лидерлыкны саклаган хәлдә, ил күләмендә бер баскыч күтәрелеп, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча өченче урынга чыккан. “Алга таба тагын бер баскычка күтәрелүне максат итеп куябыз”, -ди мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Ул бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия һәм халыкара предмет олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары белән очрашуында җиткерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, укучыларны олимпиадаларга әзерләгән мөгаллимнәр катнашты.

Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, яшьләр һәр илнең, төбәкнең горурлыгы, таянычы санала. Республика башлыгы яшьләрнең предмет олимпиадаларында зур уңышларга ирешүен, иң беренче чиратта, аларның таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсе буларак бәяли. Шул ук вакытта ул аларны ярышларга әзерләгән укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде. “Бүген белем бирүнең дәрәҗәсе, сыйфаты эшчәнлегебездә мөһим элемент санала”, -дип ассызыклый Президент.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгате динамик үсештә булган Татарстанда белемле, грамоталы белгечләр эшләвенә аерым игътибар юнәлтте. Президент ассызыклаганча, моны республиканың чит ил партнерлары да таный. Аларны бездәге интеллектуаль потенциалның югары дәрәҗәсе, белгечләребезнең яхшы әзерлеге җәлеп итә. “Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, алга таба балалар бакчаларын, мәктәпләрне, вузларыбызны үстерергә тиешбез. Алар Татарстанга конкурентлы булырга ярдәм итүче мохит формалаштырырга тиеш”, - ди ул. Президент Казан федераль университетын, ике илкүләм тикшеренү университетының көндәшлеккә сәләтле белгечләр әзерләүдә мөһим роль уйнавын аерым ассызыклады.

“Сез инде бүген үк казанышларыгыз белән республиканы ил, дөнья дәрәҗәсендә данлыйсыз. Без җиңүләрегез белән горурланабыз. Алдагы тормышыгызда җиңүләр тагын да күбрәк булырга тиеш. Моның өчен сезгә тагын да күбрәк укырга, тырышырга кирәк”, - дигән нәсыйхәт бирде Президент укучыларга. “База белеме, гомумән алганда, конкурентлы булырга ярдәм итә, әмма лидер булу өчен махсуслаштырылган уку йортында алынган күнекмәләр кирәк”, - дип басым ясап әйтте ул.

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклавынча, быел Татарстан укучылары үзләре катнашкан барлык 21 предмет буенча җиңү яулаган яки призлы урын алган. Безнекеләр экология һәм математика буенча ил күләмендә иң яхшы нәтиҗәләр - 10ышар җиңүче һәм призер биргән. Химия буенча да күрсәткечләр югары - 8 җиңүче һәм һәм призер. Агымдагы елның апрелендә химия буенча узган 47 нче халыкара Менделеев олимпиадасында Казанның 131 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучылары Михаил Ягофаров белән Алексей Садыйков көмеш медальләр яулаган, май аенда математика буенча Болгариядә узган халыкара олимпиадада башкаланың 122 нче гимназиясеннән 10 нчы сыйныф укучысы Никита Чернега абсолют җиңүче булган.

Бу җиңүләр артында педагогларның фидакарь хезмәте тора. Балаларны олимпиадаларга әзерләү нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшы күрсәткечне 131 нче лицей мөгаллиме Әлфия Хәбибуллина биргән (икешәр җиңүче һәм призер). Олимпиадалар нәтиҗәсе буенча иң яхшы гомумбелем бирү учреждениесе дип башкаланың Мәскәү районындагы 2 нче гимназия табылган (1 җиңүче, 8 призер). Ә Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар нәтиҗәләре буенча ел укучысы исеменә Казанның 122 нче гимназиясеннән Никита Чернега лаек булган. Җиңүчеләр, призерлар һәм аларны әзерләгән укытучылар сертификатлар алган.

Министр чыгышында балаларны Россия күләмендәге олимпиадаларга әзерләүне көчәйтү чаралары күрү кирәклеген ассызыклады. Бу җәһәттән илнең кайбер төбәкләрендәге кебек махсус үзәкләр булдыру отышлы санала. Мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Пететрбург, Новосибирскида укучыларны әзерләү буенча шундый махсуслаштырылган үзәкләр эшли. “Без дә укучыларыбызны даими рәвештә олимпиадаларга әзерләячәк үзәк төзергә ниятлибез. Спорт ярышларына әзерләгән кебек, интеллектка да даими рәвештә күнекмәләр уздырырга кирәк”,- ди республиканың баш укытучысы. Аның сүзләренчә, бу үзәктә даими рәвештә укыту алып барылачак, төрле Россиякүләм ярышларга әзерлек алып барылачак, профильле сменалар, укыту җыеннары уздырылачак, башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу да карала. Министр балаларны республика олимпиадаларына әзерләү өчен ел дәвамында эшли торган “Костер” лагере мөмкинлеген файдаланырга тәкъдим итте. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү үзәге идеясе Президентта да яклау тапты.

Балаларны олимпиадаларга әзерләгән мөгаллимнәрнең берсе Людмила Лазарева бүгенге очрашуда шушы теманы дәвам итеп, олимпиадаларга республика җыелма командасын профессиональ дәрәҗәдә әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Команда белән, мөгаллимнәрдән тыш, махсус әзерлекле тренерлар да шөгыльләнергә тиеш, ди ул. Бүген математика һәм химия буенча шундый әзерлек система булдырылган инде. Физика буенча әлегә эш канәгатьләнерлек түгел.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үз чыгышында хәзерге вакытта Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары өчен вузда белем алуның индивидуаль планы эшләнүен хәбәр итте. Кыскартылган система буенча укып алар университетны 3 елда тәмамлый ала.

Очрашуда укучылар үзләре дә Президентка, КФУ ректорына сораулар яудырды. Аларда сәләтле яшьләрне республика вузларында калдыру, югары уку йортын тәмамлагач, лаеклы эш табу, читтә белем алган яшьләребезне республикага кайтару буенча күрелә торган чаралар һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген яшьләрне сүз белән түгел, эш белән җәлеп итәргә кирәк. Алар тагын да уңайлырак логистика булган шартларда яшәргә, лаеклы хезмәт хакы алып эшләргә тели. Аның искәртүенчә, яшьләр лаеклы эш урыны, лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов укучыларга алдагы тормышларында уңышлар теләп, мондый очрашуларның дәвамлы булырга тиешлеген искәртте.


"Татар-информ" ИА