Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ил территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, дөньяда коронавирус таралышы буенча вәзгыять, иң беренче чиратта, яңа штамм таралу сәбәпле, бик тиз начарлана. «Вакыйгаларның теләсә кайсы якка үзгәрүенә әзер булу мөһим. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күпләр өйләренә кайталар, шул исәптән чит илләрдән дә. Моны исәпкә алырга кирәк», - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.
Премьер-министр инфекциягә каршы тору чаралары җыелмасы элеккечә кала, дип билгеләп үтте. Вакытында тест үткәрү мөһим роль уйный. Агымдагы елда коронавируска тест алынган гражданнар санын югары дәрәҗәдә калдыруны дәвам итәргә кирәк, диде Михаил Мишустин.
«Россиянең һәр субъектында яшәүчеләр, моны Россия Президенты аеруча игътибар белән күзәтә, түләүсез прививка ясата алырга тиеш» ,- диде Премьер-министр.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, 2021 елның 1 июленнән Covid кичергән гражданнарны тирәнтен диспансеризацияләү программасы башланды. Агымдагы елда аны үткәрү өчен 8 млрд. сум каралган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә коронавирус йогышы белән бәйле вәзгыять турында сөйләде. Аерым алганда, ул Covid-19 таралышына каршы көрәшнең төп чараларын билгеләде, вакцинация барышы, сәламәтлек саклау өлкәсе эше һәм бизнес вәкилләренә ярдәм итү турында сөйләде.
Утырыш кысаларында нотыклар белән шулай ук РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников чыгыш ясадылар.