Алексей Песошин: Бәйрәм чаралары барлык профилактик таләпләрне үтәп үткәрелергә тиеш

08.01.2022

8 гыйнварга республикада 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлектә - 94 кеше. Татарстан Республикасында авырулар саны арту темплары тотрыклы кала, аз гына кимү күзәтелә. Пандемия вакытында Covid-19 дан үлүчеләр саны 1481 кеше тәшкил итте, шуларның алтысы - соңгы тәүлектә үлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә вакцинаның беренче компоненты 2 млн 293 мең 281 кешегә ясатылган, 1 млн 862 мең икенче компонент алган. 60 яшьтән өлкәнрәк 569 мең 683 кешегә прививка ясалган. Республикада кабат вакцинацияне 138 мең кеше узган. Медицина оешмаларында вакциналар җитәрлек күләмдә – 454 мең доза. 170 вакцинация пункты эшли.

"Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Бер дә йомшаклык булырга тиеш түгел. Барысын да профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк", - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Ул искәрткәнчә, республикада барлык чикләү чаралары сакланачак. ТР Премьер-министры эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү рейдларын үткәрү эшен дәвам итәргә өндәде. "Коронавирус буенча вәзгыять бераз яхшырды, әмма ачык һәм төгәл  түгел. Шуңа күрә эшне элеккеге режимда дәвам итәбез", - дип өстәде Алексей Песошин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.