ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2021 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләре нәтиҗәләре буенча 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган

08.01.2022

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 23 ярминкә көне оештырылды. Язгы чорда (13 марттан 24 апрельгә кадәр) җиде ярминкә көне һәм көзге чорда - 16 (11 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр) ярминкә көне үткәрелде. Продукцияне сату Казандагы 15 мәйданчыкта, «Яңа Тура» да һәм Осиново бистәсендә, Чаллыда 3 мәйданчыкта һәм Түбән Камада 2 мәйданчыкта алып барылды. Калган районнар шулай ук үз территорияләрендә ярминкә чаралары үткәрделәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Уздырылган барлык ярминкәләр нәтиҗәләре буенча 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган. Ярминкәләрдә бәяләр уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булды: яшелчә продукциясенә - 13тән 48% ка кадәр, онга - 25% ка кадәр, карабодай ярмасына - 20% ка кадәр, атланмай һәм сырларга - 30% тан артык, тавык йомыркасына һәм тавык итенә - 7% ка кадәр, шикәр комына - 10% тан артык.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ярминкәләрне оештыруда ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, аерым алганда, ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт чыгымнарын компенсацияләү өчен.

Министр шулай ук хәбәр иткәнчә, 2021 елның 10 аенда республикада азык-төлек җитештерү үсеше 2020 елның шул ук чорына карата 109,1% тәшкил итте. Аерым төр продуктларны җитештерү күләмнәрен саклап калу һәм арттыру нәтиҗәсендә республикада Идел буе федераль округы төбәкләре арасында ваклап сату бәяләре иң түбән булып саклана.

Ул искә төшергәнчә, 2021 елда Россиянең барлык төбәкләре буенча көнбагыш мае һәм шикәр комына бәяләр сизелерлек арткан. Шуңа бәйле рәвештә, РФ Хөкүмәте әлеге азык-төлек товарларына бәяләрне стабильләштерү буенча чаралар күрде.

Узган елның июнь аеннан башлап бөтен ил буенча «борщ» җыелмасы яшелчәләренең бәясе арта башлады. Казанда арзан бәяләрдән «борщ» җыелмасын сату буенча шәһәрнең алты чатыр мәйданчыгында ярминкәләр оештыру турында карар кабул ителде.

2021 елда республикада гомуми мәйданнары 5,9 мең гектар булган 82 бәрәңге һәм яшелчә җитештерүче эшләде. Министр билгеләп үткәнчә, бәяләрне тотрыкландыру максатларында быел бу культуралар мәйданнарын 12% ка арттыру планлаштырыла. Моның өчен дәүләт ярдәменең мөһим чаралары каралган.

Марат Җәббаров искәрткәнчә, элек республика икмәк пешерү предприятиеләренә 127,4 млн.сум күләмендә өстәмә бюджет ярдәме күрсәткән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.