Минтимер Шәймиев Василий Лихачев хөрмәтенә хәтер тактасын ачу тантанасында катнашты

05.01.2022

Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Василий Николаевич Лихачевның тууына 70 ел тулу уңаеннан хәтер тактасын ачу тантанасы үткәрелде. Хәтер тактасы Василий Лихачев яшәгән йортка эленгән.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чыгышында бүгенге салкын көндә Василий Лихачевны искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул Василий Лихачевның Татарстанның бүгенге дәүләтчелеген ныгытуга һәм үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. "Иң катлаулы 90 нчы елларда ул республикабызның тотрыклы һәм имин үсешен тәэмин итүчеләр рәтендә булды, - диде Минтимер Шәймиев. - Аның дәүләт мәшәкатьләреннән башка бер генә буш көне дә булмады. Василий Николаевич үзенең барлык фәнни белемнәрен, гамәли тәҗрибәсен Татарстан халкына хезмәт итүгә, аның чәчәк атуына багышлады. Аның яңа Татарстанның дәүләт төзелешенең төп документларын эшләүдәге ролен бәяләп бетерерлек түгел. Без арабызда шундый кеше булганы белән горурланырга тиеш".

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышында Василий Лихачевның Татарстан парламентаризмы һәм Россия федерализмы үсешендә зур роль уйнавын ассызыклады. "Лихачевтан башка безнең республиканың хәзерге тарихын күз алдына китерүе кыен, - дип билгеләп үтте ул. - Василий Николаевич республикабыз елъязмасы битләрендә якты эз калдырды. Ул Татарстанның беренче һәм бердәнбер вице-президенты булды, Дәүләт Думасы депутаты, Федерация Советы әгъзасы, РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булды, Брюссельдә Россия мәнфәгатьләрен яклады. Василий Лихачев Татарстан парламентаризмын үстерүгә зур өлеш кертте, беренче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы формалашуның башында торды, аны республика сәяси тормышының катлаулы чорында – үсеш юлларын, компромиссларны эзләү һәм яңа федерализмны төзү чорында җитәкләде. Һәр кабул ителгән карар татарстанлыларның һәм бөтен республиканың язмышы хәл иткән чор иде".

В.Лихачев турындагы истәлекләре белән аның тол булып калган хатыны Наилә Имәт кызы, өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Харисов, КФУ юридик факультеты деканы Лилия Бакулина һәм башкалар уртаклашты.

Ахырда тантаналы чарада катнашучылар ТР һәм РФ атказанган архитекторы, ТР Архитекторлар берлеге идарәсе әгъзасы Герман Бакулин һәм скульптор, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин тарафыннан ясалган В.Н.Лихачевка багышланган хәтер тактасына чәчәкләр салдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте