Фәрит Мөхәммәтшин Россия-Польша хезмәттәшлегенә кагылышлы форумны Казанда уздырырга тәкъдим итте

03.06.2013


2-3 июнь көннәрендә Түбән Новгородта «Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Россия-Польша хезмәттәшлеге: нәтиҗәләр һәм перспективалар” дип аталган Россия һәм Польша төбәкләре форумы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республика делегациясе дә катнашты.

Россия-Польша очрашуларының беренче көне “Висла” кинофестивален ачудан башланды, соңрак Валентина Матвиенко и Богдан Борусевич ике ил төбәкләре вәкилләренә РФ Федерация Советы белән Польша Сенатының уртак премиясе дипломнарын тапшырдылар. Бу премия ел саен Россия һәм Польша халыклары арасындагы ышанычны ныгытуда зур өлеш керткән өчен бирелә. Бу юлы Ленинград өлкәсе һәм Нижнесилезский воеводалыгы лауреат булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада ясаган чыгышында Польша һәм аның төбәкләре Татарстанның актив сәүдә-икътисад партнерлары булып тора, дип белдерде. Нәкъ менә Польша шәһәрендә республика нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ зур. Соңгы 5 елда Польша тотрыклы рәвештә Татарстанның тышкы икътисади партнерлары өчлегенә керүен билгеләп үтте ул.

Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту буенча ике яклы кызыксыну арта. Татарстан парламенты җитәкчесе Польша Сенаты маршалына 1991 елда Гданьскида Польша республикасы татарлары Мәдәният үзәген ачу, ә 2010 елда “Татарин Речи Посполитой" һәйкәлен кую мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. “Бу факт безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тарихи гаделлекне торгызуның яхшы үрнәге булып тора”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Польшада Сабантуй татар халык бәйрәмен үткәрү һәм Бөтендөнья татар конгрессы химаясында Көнчыгыш Ауропа дәүләтенең татар диспорасы катнашуы матур традициягә әйләнде.

Форум көн үзәгенә мәгариф тематикасы киң тәкъдим ителгән, бу Татарстанда аерым кызыксыну уята, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Соңгы ике ун еллыкта республиканың Польша белән фәнн-мәгариф элемтәләре актив үсеш ала.

Татарстанның КФУ кебек әйдәп баручы вузлары Польша уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә.

ТР Дәүләт Советы җитәкчесе Татарстан белән Польша элемтәләрен ныгыту перспективалары буларак төбәкара диалогны активлаштыру, төрле дисциплиналар буенча студентлар һәм укытучылар белән алмашуны атады.

Форумда катнашучылар Фәрит Мөхәммәтшинның 2015 елда Россия-Польша форумын Татарстан башкаласында үткәрү инициативасын хуплады.

Очрашу кысаларында Россия төбәкләре вәкилләре Польша хезмәттәшләре белән фикер уртаклашты һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү перспективалары белән уртаклаштылар. Форумда Россия субъектларының һәм Польша воеводалыкларының мәдәни потенциалы тәкъдим ителде, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында төбәкара килешүләр имзаланды.

Форумда Татарстан делегациясе составында ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге