Татарстан Премьер-министры Чистай муниципаль районында капремонт барышы белән танышты

19.08.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән республиканың Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай муниципаль районнарында йөри.
Мәсәлән, Чистайда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы планлаштырылган капиталь ремонт ясала торган торак йортларны карап чыкты. Агымдагы елда Чистайда 91 млн. сумга барлыгы 51 йортны ремонтлау планлаштырылган. Нигездә, бу – 2, 3, 5 катлы йортлар һәм бер 9 катлы торак йорт.
Әйтик, Чистайга Норлат ягыннан керү юлында урнашкан 87 фатирлы 5 катлы йортта җылылык үткәрмәү системасының булмавы соңгы вакытка кадәр төп проблема булып торды. Капремонт кысаларында йортның алгы ягы пенопласт панельләре белән җылытылды һәм штукатурланды. Җылыту системасы да тулысынча алыштырылды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Энгельс урамындагы 5 катлы йортны да карап чыкты: ул капиталь ремонт барышы турында бу йортта яшәүчеләрнең фикере белән кызыксынды, кайбер фатирларны карады.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов 2008 елда Татарстанда капремонтның проблемаларсыз гына төгәлләнәчәгенә ышаныч белдерде. “Капремонт барышы белән бәйле төп проблемалар хәзер бетерелә, - дип ышана Татарстан Республикасы Премьер-министры. – Түбә, инженерлык челтәрләре үз вакытында әзер булачак. Ни кызганыч, 185 нче федераль законда каралган эшләр исемлегенә, аерым алганда, тәрәзәләр алыштыру, йортларны җылыту кермәгән. Шуңа күрә формаларны табу һәм бу эшләрне логик төгәлләнешкә җиткерү зарур.
Хөкүмәт башлыгы Чистайдагы ремонтның начар булмаган темпын һәм сыйфатын билгеләп узды. “Чистайны без башта тәнкыйтьләдек, ләкин хәзер ремонтлана торган йортларны карап чыктык һәм тулаем алганда канәгать калдык. Аерым алганда, 2 катлы йортларда яхшы гына ремонт ясалган – түбә дә, йортларның алгы яклары да”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
“Капремонт буенча эшне без алга таба да дәвам итәчәкбез, - дип ышандырды Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Сентябрьгә хәтле без 2009 елга гаризалар язарга
тиешбез һәм, киләсе елда эшләү өчен дә, намуслы подрядчыларны саклап калырга тырышачакбыз. Подрядчыларга, эшләрне башлау өчен, банклардан кредитлар алырга тәкъдим итәчәкбез. Кешеләрне сакларга кирәк, чөнки намуслы төзүчеләрне җыю да хәзер бик үк җиңел түгел”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләрендә ремонт ясала торган йортларда яшәүчеләрнең җитәрлек дәрәҗәдә катнашмавын билгеләп үтте. “Беләсезме, безнең нинди мөмкинлек тәкъдим итүебезне кешеләр ахыргача аңлап җиткермиләр әле, - дип, ачыктан-ачык әйтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. – Капиталь ремонттан соң, йортның бәясе сизелерлек үсә, шулай булгач, нишләп бу йортта яшәүчеләргә яңа тәрәзәләргә, беренчел проектта каралмаган башка эшләргә хәзер акча түкмәскә? Кайбер йортлардагы капиталь ремонтта анда яшәүчеләр актив катнашалар, ләкин хәзергә, тулаем алганда, ремонт ясала торган йортларда яшәүчеләр белән эш йомшак оештырылган”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте