Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстанда юл-транспорт комплексының Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг узды.
Брифингта видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль берәмлекләр катнашты.
Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 20 октябрьдән подрядчы оешмаларда метеорологик шартлар кискен начарайган шартларда тиз эшли башлау өчен тәүлек дәвамында кизү тору сменалары оештырылган.
Татарстан Республикасы территориясендәге федераль автомобиль юллары челтәре торышын контрольдә тоту 49 видеофиксация приборы һәм 40 метеорология станциясе ярдәмендә башкарыла.
Кышкы чорда төбәк билгеләнешендәге автоюлларны тоту өчен бозлавыкка каршы 54 база булдырылган, 83 мең тонна техник тоз һәм 257 мең тонна ком катнашмасы әзерләнгән. Федераль автоюллар өчен 109 мең ком катнашмасы, 27 мең тонна техник тоз әзерләнгән.
2021-2022 елларда кышкы чорда ТР территориясендәге Горький тимер юлы юлларын кардан чистарту өчен 14 берәмлек махсус техника әзерләнгән: 7 кар чистарту машинасы, 3 пневмочистарткыч машина, 3 кар чистарткыч, 1 сгрут-кар чистарткыч.