Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының республика дәүләт заказы системасында катнашуына ярдәм итү өчен, махсус фонд булдырылачак

19.08.2008

2008 елның ахырына кадәр Татарстан Республикасында “Югары технологияләр өлкәсендәге парк” төзелешенә федераль һәм республика бюджетыннан тулаем алганда 2,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында Татарстандагы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чаралары турындагы брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
Искә төшереп узыйк: Татарстан Республикасындагы “Югары технологияләр өлкәсендәге парк” ике мәйданны үз эченә ала: “IT-парк” (Казан, Петербург ур., 50) һәм Химград (“Тасма” заводы территориясендә урнашкан).
Тимур Шаһивәлиев хәбәр иткәнчә, элек федераль бюджеттан “Югары технологияләр өлкәсендәге парк” төзелешенә 596 млн. сум акча бүлеп бирелгән була, соңрак 404 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлү турында карар чыгарыла.
Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе шулай ук Рәсәйнең Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган федераль конкурсның I этабы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесны үстерүгә 166 млн. сум акча алачагы турында хәбәр итте. Шулкадәр үк сумма республика бюджетыннан да бүленеп биреләчәк (финансташлар булу шартларында).
Шулай итеп, Татарстанда сәнәгатьнең өстенлекле тармакларындагы кече эшмәкәрлекне башлап җибәрүче субъектларга булышлык итүгә 332 млн. сум күчерү, кече предприятиеләр өчен электр челтәрләренә технологик кушылуга чыгымнарны субсидияләүне тәэмин итү (100 КВт ка кадәр тоташтыру чыгымнарының 30 % ы – күпләп-ваклап сатудан тыш барлык сфералар), эшмәкәргә “Ашыгыч юридик ярдәм” программасын гамәлгә ашыру, “Мастер” Кама индустриаль паркын үстерү планлаштырыла.
Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, республикада кече эшмәкәрлек субъектларына шулай ук 1 млн. сум грант (конкурс нигезендә) биреләчәк. Моның өчен эшмәкәрләр сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында җитештерүне (нефть химиясе, химия, машина төзелеше, агач эшкәртү, агросәнәгать комплексы) үстерү буенча проектлар тәкъдим итәргә тиеш. Конкурска гаризалар кабул итү башланды инде һәм 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә грант фонды 100 млн. сум тәшкил итә.
Моннан тыш, Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының республика дәүләт заказы системасында катнашуына ярдәм итү өчен, Татарстанда «Револьвер фонды» дип аталган фонд оештыру турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Карар 18 августта Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә кабул ителде. «Револьвер фонды» бюджеты 50 млн. сум тәшкил итәр, акчалар республика бюджетыннан бүленер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте