Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында булды

27.12.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды, анда бүген шугалакны ачу тантанасы иде. Татарстан Республикасы Президентын Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов паркның тематик мәйданчыкларын карап чыкты, шәһәр халкы белән аралашты һәм «Черек күл»не алга таба төзекләндерү планнары белән танышты. Аерым алганда, яңа ресторан проектын бәяләде.

Шулай ук ТР Президентына Казан паркларында һәм скверларында планлаштырылган бәйрәм программасы һәм чыршы шәһәрчекләренең эше турында сөйләделәр. Шәһәр җәмәгать киңлекләренең кышкы программасына барлыгы 87 бушлай чара кертелгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тимераяклар прокатының яңа бинасында булды һәм сувенир лавкасы ассортименты белән танышты. Кибеттә Казан парклары дирекциясенең сувенир продукциясе тәкъдим ителгән. Монда ТР Президенты бүрек һәм бияләй сатып алды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.