Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Казан Кремленең яңартылган гавами бинасында узды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов узып баручы елның төп социаль-икътисадый нәтиҗәләре турында сөйләде. «Иң мөһиме – икътисад үсә. Тулай төбәк продуктын без кимендә 103,8% дәрәҗәсендә көтәбез. Абсолют саннарда бу 3,2 трлн. сумнан артык. Бу – яхшы сан. Сәнәгать җитештерүе күләмен алсак, монда күрсәткечләр тагын да тәэсирләндерерлек: 108,3% – 3 трлн. 765 млрд сум дип көтәбез», - диде ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республика яңа бурычлар куя. «Без һәрвакыт 3 трлн. дия идек. Хәзер без 5 трлн. турында сөйлибез инде. Бу кимендә 500 млрд. сум үз керемнәре. Безнең тормыш сыйфаты үз акчабызның күпме булуына бәйле булачак», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Төп капиталга инвестицияләр артты. Быел инвестицияләр 665 млрд. сум булыр дип көтелә. Шулай ук ваклап сату әйләнеше һәм төзелеш эшләре күрсәткечләре дә үсә. Агросәнәгать комплексында күрсәткечләрнең берникадәр кимүе күзәтелә – корылык аграрийлар планнарына үз төзәтмәләрен кертте.
Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының нигезе итеп нефть, газ, химия комплексын атады. Быел аның өлеше 63% – 2,4 трлн. сумга җитәчәк.
«Нефть чыгаруга килгәндә, быел без 34,5 млн. тонна күләменә чыгачакбыз. Саннар зуррак булыр иде, әгәр дә ОПЕК+ ягыннан чикләүләр булмаса», - диде ТР Президенты.
Нефть эшкәртү үсә. Күптән түгел ТАНЕКОда өч яңа җайланманы эшләтеп җибәрделәр. Быел барлыгы 20 млн. тоннага якын чимал эшкәртеләчәк. «Безнең потенциал 22-23 млн. тоннага тирән эшкәртүдән 99,5%ка чыгарга мөмкинлек бирә. Безнең продукция иң заманча таләпләргә җавап бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов кайбер сорауларга җавап бирде. Шулай итеп, журналистлар пандемиянең сәламәтлек саклау системасына ничек йогынты ясавын бәяләүне сорадылар. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә иң мөһиме – бу авыруны дәвалауның нәтиҗәле ысуллары. Сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасы кирәк булганда кирәкле санда «ковид» ятаклары ачарга мөмкинлек бирәчәк. Казанда рекордлы кыска вакыт эчендә йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа заманча корпусы төзелде. Республика территориясендә көн саен дәвалау оешмаларында кирәкле йөз тонна кислород җитештерүче предприятиеләр эшли. «Без яңа өндәүләргә әзер», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, санитар-эпидемиологик ситуация популяр булмаган чараларга барырга мәҗбүр, шул исәптән QR-кодлар системасын кертү. «Бу чара бик кирәк. Үзеңне сакларга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Әйе, мине әрлиләр, әмма кемдер республикада карарлар кабул итәргә тиеш бит, кайчагында алар гади генә түгел. Инфекция таралышын төрле яклап киметергә кирәк», - дип ассызыклады ул һәм коронавируска бәйле хәл тотрыкланды, дип өстәде.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кайсы предприятиеләр пандемия чорында җитештерүләрен саклап калу белән бергә, аны арттыра да алдылар дип кызыксындылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, беренче чиратта, дезинфекция чаралары җитештерүчеләр үсеш күрсәткән. Нефть химиясе һәм машина төзелеше системалы рәвештә үсә. Шулай итеп, «КАМАЗ» йөк машиналарын җитештерүне арттырган. Пандемия шартларында өйләренә ашамлык китертү һәм электрон коммерция үсеш алган.
ТР Президенты кадрлар темасына аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, белгечләр әзерләү – эш бирүчеләр тарафыннан да игътибар таләп итә торган бурыч. «Без товар җитештерүчеләр белән бергә нинди белгечләр кирәклеген аңларга тиеш. Дуаль белем бирүне, ресурс үзәкләрен үстерергә кирәк. Шулай ук предприятиеләрдә хезмәт шартларын да карарга кирәк. Җитештерү культурасы, лаеклы хезмәт хакы булырга тиеш», - дип ассызыклады ул.
Авыл районнарында кадрлар мәсьәләсен сәнәгать мәйданчыкларын һәм индустриаль паркларны үстерү хисабына хәл итәргә кирәк. Бүген бу эш җайга салынган инде, әмма барлык муниципалитетлар башлыклары да бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирмиләр әле, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты билгеләп үткәнчә, кыйбатланган төзелеш материаллары торак бәяләренә җитди йогынты ясады. «Мондый моментларны бик катгый контрольдә тотарга кирәк», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген яшь һәм күп балалы гаиләләр өчен торак сатып алу буенча ярдәм формаларын табу мөһим.
Татарстан Президенты Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне югары бәяләде. Бүген илдә берничә республика компаниясе уңышлы эшли, шул исәптән – «Татнефть» һәм «КАМАЗ».
Журналистлар шулай ук Рөстәм Миңнехановның Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның сүзләренә ничек каравын сорадылар, ул күптән түгел төбәккә ир-ат кына идарә итә ала, дип белдергән иде. «Мин Рамзан Әхмәтовичка зур хөрмәт белән карыйм. Мин ышанам, бу хатын-кыз булдыра ала торган нәрсә түгел. Хатын-кызларның башка бурычлары бар. Рамзан Әхмәт улының хатын-кызларга, әниләренә ничек каравын беләм. Бу мәсьәләдә ул үрнәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнехановтан Россия төбәкләрендә ачык хакимият турында закон кабул ителүгә аңлатма бирүләрен сорадылар. «Безнең парламент позициясе билгеле булды. Конституцияне үзгәртү буенча эш барганда, комиссия төзелде, абруйлы кешеләр күп иде. Процедура бик уңай узды. Әгәр Клишас безнең парламентка килгән булса, очрашкан һәм барысын да аңлаткан булса – минемчә, позиция башка булыр иде. Закон кабул ителгән инде. Без – законга буйсынучан кешеләр», - диде ТР Президенты.
Моннан тыш, әңгәмә барышында авыл хуҗалыгы ярминкәләре, республикада яшь табибларга ярдәм итү чаралары, районнарда электрон коммерция үсеше, инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру, Казансу яр буен алга таба үстерү темаларына да кагылдылар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Япониядә татар мәдәни үзәге булдыру идеясен дә хуплады.