Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия Кубогында ышанычлы җиңүе белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшинга, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Ә.Ә. Сәфәровка, «Зенит-Казан» волейбол командасының өлкән тренеры А.И. Вербовка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына котлау телеграммасы юллады.
«Кадерле спортчылар! Хөрмәтле Алексей Игоревич, Рәфкать Габделхәй улы, Фәрит Хәйрулла улы һәм Әсгать Әхмәт улы! Татарстанда барлык волейбол сөючеләр исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән «Зенит-Казан»ны Россия Кубогында ышанычлы җиңүе белән котлыйм, - диелә телеграмма текстында. - Ярышларның финалында Казан клубы күрсәткән искиткеч, ышанычлы уен – барлык уенчыларның да осталыгын һәм ихтыяр көчен, тренер штабының югары профессиональлеген һәм грамоталы карарларын, менеджерларның нәтиҗәле һәм уңышлы эшләвен раслау. Сезнең уртак һәм чын-чынлап тырыш хезмәтегез – уңышның төп өлешләреннән берсе. «Зенит»ның мактаулы трофей һәм илнең иң көчле командасы титулына ия булуы, турнир тарихында рекорд куюы, аеруча мөһим.
Тренерлар штабына, Алексей Игоревичка, узып баручы елның спорт казанышларының кульминациясенә әверелгән бу триумфка катнашканнарга рәхмәт белдерәм. Алга таба да Казан «Зенит»ына дан зенитында булырга, нык сәламәтлек һәм барысында да иминлек телим! Котлыйм!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.