Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә 2021 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Традиция буенча, Яңа ел алдыннан без нәтиҗәләр чыгарабыз һәм алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, узып баручы елда республика тотрыклы үсеш е ндәвам итте: Россия инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру башланды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни объектлар ачылды. Республикада татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, 2021 ел әһәмиятле иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән истә калачак, алар арасында Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү, Казан шәһәренең Җиңү паркында сугышчы интернационалистларга мемориал ачу. «Бу – рухи һәм әхлакый яңарышның, күп милләтле Ватаныбызның тарихи һәм героик традицияләренә хөрмәтнең мөһим символлары, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген татарстанлыларның күп кенә төркеме Россия бүләкләре белән бүләкләнә. Болар – «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе Шәфәгать Фәхеразович Тәхаветдинов (Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы), «КАМАЗ-мастер» командасының техник директоры Владимир Иванович Губа (Почет ордены), «Татарстан» ДТРК журналисты Йолдыз Салихҗан кызы Крепостина «Россия Федерациясенең Атказанган журналисты» мактаулы исеменә лаек булды.
Ул шулай ук «ТАИФ» төркеменең «Казаноргсинтез» предприятиесе коллективын котлады, ул фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 ел премиясе белән билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының иң югары бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнүчеләрне билгеләп үтте. Алар: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, В.И. Качалов ис. Казан дәүләт академия рус Зур драма театры җитәкчесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Александр Яковлевич Славутский.
Бүләкләргә шулай ук сәламәтлек һәм иминлек сагында торган медицина учреждениеләре һәм ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе хезмәткәрләре дә тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Яңа ел алдыннан барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.