Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа»АҖ шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары өчен 31 автомобиль алу өчен сертификат тапшырды

27.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында булды. Ул басма цехны карады, китаплар җитештерү циклы белән танышты. Моннан тыш, китап цехы презентациясе булды. Быелныж сентябрендә «Идел-Пресс» типографиясендә Komori Lithrone GL-540+C басма машина урнаштырылган иде. Басма машинаның җитештерүчәнлеге-сәгатенә 16 000 бит. Komori GL-540 формаларның тулысынча автомат рәвештә сменасы, спектроденситометрны сканерлаучы тиз һәм түбән ешлыклы җайланманың интеллектуаль системасы. Машина – Россиядә әлеге комплектациядә бердәнбер, ул тиражда буяу бирүне онлайн контрольдә тотарга, шулай ук буяуларны бергә кушу төгәллеген күзәтергә сәләтле.

Татарстан Президенты барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм сәламәтлек теләде. «Киләсе ел җиңелрәк булсын, чикләүләр азрак булсын һәм, әлбәттә, һәркемгә сәламәтлек, үзегезне саклагыз!» ,- диде ул.

Рөстәм Миңнеханов барлык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә актив эшләре һәм гамәлләрне лаеклы мәгълүмат белән яктыртулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең проектларның уңышы сезнең мәгълүматны ничек бирүегезгә һәм укучыларга ничек җиткерүегезгә бәйле булачак. Медиа хезмәткәрләре мобиль булырга тиеш – сез күп йөрисез, шуңа күрә автомобильләр сезнең эштә җитди ярдәм булачак», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Матди-техник базаны ныгыту кысаларында 31 автомобиль «Татмедиа» АҖ район һәм шәһәр редакцияләренә юл тотачак. Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары өчен автомобиль алуга сертификат тапшырды.

 

Белешмә өчен:

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы Идел буеның иң эре полиграфия предприятиесе булып тора. Соңгы 6 елда җитештерүне техник яктан яңарту һәм модернизацияләү бара. Полиграфик базарның төп характеристикасы – басмаларның атамаларын арттырган килеш, тиражларын кыскарту. Балалар, уку-укыту һәм дини әдәбият чыгару алда бара.

«Татмедиа» АҖ – Татарстан Республикасында иң зур төбәк медиакомпаниясе. Хәзерге вакытта аның составына 70 филиал керә. Бу – республика, шәһәр һәм район басма массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. Акционерлык җәмгыятенең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 19 журнал, 18 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайт, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Телерадиотапшырулар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә гамәлгә ашырыла. «Татмедиа» АҖ газеталары татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә басыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.