Рөстәм Миңнеханов: Ел саен безнең автоузышчылар үзләренең зур осталыкларын исбатлыйлар

25.12.2021

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 нчы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр спорт сезоны тизлек һәм дәрт белән уникаль. «Безнең узышчылар ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын һәм булдыклылыкларын исбатлыйлар. Безнең көндәшлек көчле булуы куандыра: гамәлдәге чемпионнар үз позицияләрен бирми, талантлы, яшь һәм кыю спортчылар үсә», – диде ул.

Ул ассызыклаганча, һәр җиңү – спортчының тырыш хезмәте нәтиҗәсе, тренер һәм команданың казанышы. «Елдан-ел дәрәҗәле узышлар лидеры булган «КАМАЗ-Мастер» командасын билгеләп үтми алмыйм. Бу – Дмитрий Сотников, Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары», - диде ТР Президенты.

«Яңа ел алдыннан сезне тагын бер кат автоспорт сезонын уңышлы тәмамлау белән котлыйсым килә. Сезгә искиткеч җиңүләр, ныклык һәм рухи көч телим», - дип өстәде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бу сезонның иң яхшы автоузышчыларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

2021 елда ТР Автомобиль спорты федерациясе тарафыннан 41 ярыш үткәрелгән: ралли-кросс, автокросс, трек һәм боз ярышлары, шоссей-боҗра узышлары, картинг, ралли-рейдлар, трофи-рейдлар. Шулай ук быел мотосерфинг буенча дөнья Кубогы этабы да оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.